Югалу куркынычы булган исемлек башында хуш исле ваниль тора, икенче урында — кыргый мамык. Әйткәндәй, соңгысының 92 процент төре бөтенләй юкка чыгып бара. Исемлектә, шулай ук, авокадо, кыргый бәрәңге, кузаклы культураларның һәм ташкабакның берничә төре, шулай ук, банан, алма, борыч, имбирның да үсемлекләр дөньясыннан бөтенләйгә “югалуы” фаразлана.
Фәнни хезмәт авторлары, мондый хәлнең сәбәбе аграр эшкәртүдә пестицидларны чамадан тыш күп куллануда, дип аңлата.
Пестицидлар, шулай ук, глобаль җылынуга да зур йогынты ясый. Бу, үз чиратында, туфракның пычрануына һәм үсемлекләрне төрле авыруларга дучар итә.




