

Быел яз үзәк матбугатта Русиядә авыл биләмәләре структурасын бетереп, аларның вәкаләтләрен муниципаль район һәм шәһәр округларына тапшыру белән бәйле зур реформа көтелүе турында хәбәр ителгән иде. “Сельская газета” басмасы, мәсәлән, әлеге мәсьәлә буенча төрле дәрәҗәдәге депутатларның, чиновникларның фикерләрен дә бәян итте. Урындагы үзидарә реформасы Дәүләт думасы утырышында да каралды. Кыскасы, сенатор Андрей Клишас белән Дәүләт думасы депутаты Павел Крашенинников тәкъдим иткән закон проекты җәмгыятьтә бертөрле генә кабул ителмәде. Шул ук вакытта, урындагы дискуссияләр бу мәсьәлә буенча бәхәсле фикерләргә тиз генә нокта куелмаячагын да күрсәтте.
Әлбәттә, федераль парламент депутатлары белән сүз көрәштерү бу очракта урынсыз да. Әмма Мәскәү чиновниклары үзләре халык фикеренә колак саламы, аларның мәнфәгатьләрен исәпкә аламы соң?
Көтелгән реформаның асылы шунда: авыл Советлары бетерелеп, аларның барлык вәкаләтләре дә район яисә шәһәр округлары хакимиятенә күчереләчәк. Авылда “силсәүит”ләрнең юкка чыгарылуы нинди нәтиҗәләргә китерәчәген беренче чиратта гади халык тоячак. Бер танышым бик төгәл әйтте: “Авыл Советлары бит сайлауларны оешкан төстә үткәрү өчен генә кирәкми. Алар авыл яшәешен, законнар үтәлешен көйли, контрольдә тота. Социаль мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша. Иң мөһиме — авыл Советы халык белән югары дәүләт власте органнары арасындагы күпер ролен дә үти”.
Стәрлебаш районының Бакый авыл Советы хакимияте башлыгы Фәнүр Вәлишин белән очрашкач, әлеге фикерләр тагы да ныгыды. Соңгы елларда ничектер, гомумән, авыл тормышы сүрелеп барганда республикада нәкъ авыл Советлары үзләренең эшчәнлекләре һәм матур башлангычлары белән биредә “җан өрде”, кешеләрнең яшәешенә дәрт өстәде.
Район үзәгеннән еракта урнашкан авыллар еш кына “караңгы”, сүнеп барган кебек тоела. Төпкелдә яшәүчеләрнең проблемалары да бертөрлерәк: юллар начар, кибет, мәктәп юк, эшсезлек... Бакый авылын да баштарак шулайрак күз алдына китергән идем. Әмма биредәге соңгы еллардагы матур үзгәрешләр кешеләрнең үз көйләре белән җай гына дөнья көтүен күрсәтте.
— Бакыйдан тыш, авыл Советына Яңа Николаевка, Түбән Карамалы, Борисовка авыллары керә, — ди урындагы хакимият башлыгы Фәнүр Әмин улы. — Гасырлардан килгән дуслыгыбыз саклана. Татарлардан башка, урыс, мордва, казах һәм үзбәк гаиләләре бар. Язмышларыбыз да, милли традиция, бәйрәмнәребез дә уртак. Әмма бездә кешеләрне берләштергән төп сыйфат — тырышлык, уңганлык һәм ярдәмчеллек. Күпмилләтле халыкларның бәйрәм-йолалары да аз түгел. Һәркайсыныкын бергә бәйрәм итәбез, хөрмәт белән карыйбыз. Гел генә күңел ачып яшиләр икән, дип тә уйламагыз. Авылларны икътисади яктан көчле хуҗалык үз канаты астына алган.
Белешмә. Авыл Советында 270 чамасы гаилә бар, 650гә якын кеше яши. Шуның 250се — пенсия яшендәгеләр. Мәдәният йорты, балалар бакчасы эшли. Халыкны медицина ярдәме күрсәтү пункты хезмәтләндерә. Кибетләр саны арта.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында актив катнашулары авылларның социаль йөзен яхшыртуга зур этәргеч биргән. Фәнүр Әмин улы сүзләренә караганда, Бакыйда Бөек Ватан сугышы яугирләренең исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән һәйкәл-обелиск эшләткәннәр. Шул ук программа кысаларында чишмәләр тәртипкә китерелгән. Түбәсен яңарткач, байтак еллар элек төзелгән медпункт бинасы да яңарып киткән.
— Түбән Карамалыны исәпкә алмаганда, һәр авылда табигый газ бар. Заманында бу авыл перспективасызлар исемлегенә кертелгән булган һәм, шунлыктан, биредә җитештерү түгел, иркенләп яшәү өчен дә шартлар юк. Ике генә йорт калды. Яздан бирегә дачниклар килә. Хәзер Түбән Карамалыны тергезеп булмый инде, вакыт кулдан ычкынган. Заманында терлекчелекне биредә саклаган хәлдә дә кешеләр аны ташлап китмәгән булыр иде. Минемчә, бүгенге авыл яшәеше халыкның эшле булуына бәйле. Нәниләр саны кимемәсә, балалар бакчасын да, мәктәбен дә япмаска була. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы халыкның инициативалары уянуга ярдәм итте. Эш башкару өчен таләп ителгән чыгымның бер өлеше халыктан җыела. Әлеге программада катнашып, авылда су белән тәэмин итү башнясын яңарттык. Җыенда кешеләр киләсе елда тирә-ягыбыздагы чишмәләр-не төзекләндерү, аларны урындагы халыкларның милли чаралар оештыру урыны буларак тергезү мәсьәләсен күтәрде, — ди урындагы хакимият башлыгы.
Белешмә. Авыл Советы хакимиятеннән алынган белешмәгә караганда, шәхси ихаталарның һәркайсында диярлек җиңел автомобиль бар, ун “Беларусь” һәм төрле маркадагы 8 кече трактор, берничә йөк машинасы теркәлгән.
Билгеле, ничек кенә булмасын, бүген авылда хезмәт көчендә булган һәркем күмәк хуҗалыкта яисә фермерда эшли алмый. Дөресрәге, акчаны башка юл белән дә таба. Себер тарафларына китмичә дә үзенең туган авылында җиткелекле тормышта яшәп булганын аңлаучылар саны да күрсәтә моны. Шәхси ихаталарда сыер малларының елдан-ел күбрәк асралуы да шуңа ачык мисал.
Бакыйга алып төшүче тау юлында туктап, авылны читтән генә күзәтеп торганым искә төште. Крестьян ихата-
ларының барлык матурлыгы һәм шул ук вакытта муллыгы шушы күз күреме арасындагы ераклыктан да күренеп тора. Кемнеңдер бәрәңгедән бушап калган бакчаларында печән кибәне өемнәре тезелешеп утыра. Ә арырак кемнәрдер түкләргә бәйләнгән мал азыгын ындыр артына өеп куйган. Табигате дә нинди гүзәл! Шушы илаһи тынлыкны тау астындарак каңгылдашкан казлар тавышы бүлде. Шушы түгелме соң авыл кешеләренең мул тормышта яшәү үрнәге!
Фәнүр Әмин улы белән тәэссоратларны уртаклашкач, ул да ихлас канәгатьләнеп, берчә горурланып куйгандай күренде.
— Күмәк хуҗалыкларга тупланып яшәгәндә дә безнең якта халык малны ишле асрый иде. Әле дә авыл саен берәр, Бакыйда ике көтү бар, — ди ул. — Шәхси ихаталарда эре сыер маллары 250 баштан арта. Үрнәк итеп куярдай кешеләребез дә аз түгел. Яшь гаилә башлыгы Александр Багаев, мәсәлән, 15 баш сыер малы, 70тән күбрәк вак терлек асрый. Илдар Баһаветдиновның шәхси ихатасында сарыклар саны 400 башка җитә. Татьяна Егорова турында сөйләгәндә күпләр ышанмый: өчәр мең баш каз асрый ул. Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендәге ярминкәләрдә “Бакый казы”н көтеп алалар. Арендага җир алды. Авылда эшкуар статусына ия булмыйча да үзенең шәхси хуҗалыгында күпләп мал, кош-корт асраучылар саны елдан-ел арта...
Хакимият башлыгы буларак, иң зур проблема нәрсәдә, дигәндә, мин һәрвакыт мал асрау өчен көтүлекләребез мәйданының азрак булуында, дип әйтәм. Бәлки, башкалар белән чагыштырганда, җиребез аз түгелдер, проблема маллар саны арта барудадыр? Авылда ялкау кеше яши алмый. Шәһәрдә дә “җилкәсе юка” кешене көтеп тормыйлардыр, шәт. Әлбәттә, икенче проблема — шәхси ихаталарда җитештерелгәнне берләшеп сатуны оештырып булмый. Кешеләр әлегә кооперациягә керүнең ни дәрәҗәдә файдалы булуын аңлап җиткерми.
Фәнүр Вәлишин әлеге җаваплы вазыйфаны байтак еллар башкара. Халык белән тыгыз элемтәдә эшләү аңа, җитәкче буларак, авыл проблемаларын кемгә караганда да яхшырак аңларга, тоярга ярдәм итә. Абруе белән кешеләрне тыңлата, үз артыннан ияртә белә ул.
Язма башында телгә алынган яңа закон проектына кагылышлы фикерләрен ишетергә теләп сорау биргәнче үк Фәнүр Әмин улының ничегрәк җавап бирәчәген чамалый идем. Ул хаклы. Чынлап та, әлеге закон проектын федераль дәрәҗәдәге трибунага чыгаручылар, бәлки, иң башта фәлән миллион сум бюджет акчасын янга калдыру, санлы идарә платформасына күчеп, эшне җиңеләйтү, оптимальләштерүне күз уңында тоткандыр. Район һәм шәһәр муниципалитетлары чиновниклары, әгәр ул реформа гамәлгә керсә, авыл халкын борчыган мәсьәләләрдән ерак китмәсме, кешеләр “тавышы”н ишетерме? Урам баганасындагы янып чыккан лампочканы алыштыру өчен дә җаваплы кешене эзләп район үзәгенә барырга туры килмәсме? Әлеге шартларда халык һәм дәүләт власте органнары арасындагы чылбырда авыл советы хакимиятләре алыштыргысыз роль уйный.
Олег Төхвәтуллин.