+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
18 ноябрь 2022, 14:59

Яңа чәчү сезонына техника әзер булырга тиеш!

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов 2023 елгы чәчү сезонына әзерлек кысаларында ремонт кампаниясе башлану турында игълан итте.

Яңа чәчү сезонына техника әзер булырга тиеш!Яңа чәчү сезонына техника әзер булырга тиеш!
Яңа чәчү сезонына техника әзер булырга тиеш!

Кырмыскалы районындагы семинар-киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, шулай ук тармак белгечләре, район хакимияте башлыклары урынбасарлары, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм баш инженерлары, запас частьләр белән тәэмин итүчеләр катнашты.

Илшат Фазрахманов сүзләренчә, Башкортстанның агросәнәгать комплексында кыр эшләре сезоны тәмамланды, 5 миллион тонна ашлык җыелды, әмма аграрийларга ял итәргә вакыт юк, чөнки алдагы чәчү сезонына алдан ук әзерләнергә һәм барлык процессларны системалы рәвештә төзергә кирәк. Башкортстанда Ремонт-хезмәт күрсәтү предприятиеләре ассоциациясе оештырылды, авыл хуҗалыгы техникасына запас частьләрне үзебездә җитештерү эше җайга салынды, узелларны һәм агрегатларны махсус ремонтлау оештырылды.

Илшат Фазрахманов шулай ук кыр эшләре барышында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны дөрес оештыру мөһимлеген дә билгеләп үтте. Махсуслаштырылган мобиль ремонт бригадаларын булдыруны йөкләде.

- Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белән тиешле җайланмалары булган профессионаллар шөгыльләнергә тиеш. Бу - эш тизлегенә, димәк, агротехнологик параметрларны үтәүгә дә нык тәэсир итә, - дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов.

Фото: apkrb.info

Яңа чәчү сезонына техника әзер булырга тиеш!
Яңа чәчү сезонына техника әзер булырга тиеш!
Яңа чәчү сезонына техника әзер булырга тиеш!
Яңа чәчү сезонына техника әзер булырга тиеш!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас