+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 ноябрь 2022, 11:15

Инвестпроектлар сөт җитештерүне арттырды

Илшат Фазрахманов бу өлкәдәге уңышлар турында Хөкүмәт утырышында сөйләде.

Инвестпроектлар сөт җитештерүне арттырдыИнвестпроектлар сөт җитештерүне арттырды
Инвестпроектлар сөт җитештерүне арттырды

Башкортстан Республикасында товар сөте җитештерүдә алдынгылар булып индустриаль сөт фермалары төзү буенча эре инвестпроектларны гамәлгә ашыручы авыл хуҗалыгы предприятиеләре тора, дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Шундый 15 сөтчелек комплексында быел10 айда 204 мең тонна сөт җитештерелгән, бу гомумреспублика күләменең өчтән берен тәшкил итә (643 мең тонна).

- Ел башыннан Авыргазыдагы җаваплылыгы чикләнгән «Уңыш» җәмгыятендә 26 мең тоннадан артык сөт савып алдык, - диде ул. - 20 мең тоннага якын сөтне Чакмагыш районының «Базы» һәм Стәрлетамак районының «Калинин» хуҗалыкларында җитештердек. Шулай ук товар сөтен җитештерүдә уңай динамика максатлы токым яңарту эше һәм тармакны интенсификацияләү исәбенә тәэмин ителгән.

Республикада бүген 23 проект гамәлгә ашырыла, алар сөт фермалары төзүгә һәм сөт эшкәртүгә юнәлтелгән. Аларның гомум бәясе - 26 миллиард сум.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас