

"Терлекчелек - республика авыл хуҗалыгының төп тармагы. Русиянең 89 төбәге арасында терлекчелек ризыклары җитештерелгән продукцияләр арасында 5нче урында тора. Агымдагы елның 10 ае йомгаклары буенча терлекчелек продукциясе бәясе 102 миллиард сум тәшкил итте, бу - барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 47 процентка якыны.
Узган елгы корылык тармакның нәтиҗәлелегендә бик нык чагылды, әйләнеш средстволары җитмәү һәм азык белән тәэмин ителешнең түбән булуы аркасында күп хуҗалыклар терлекләрнең баш санын киметергә мәҗбүр булды. Бүген республиканың товар секторында эре мөгезле терлекләрнең баш саны кимү темпы әкренләп тотрыклана. Агымдагы елның июнендә без терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәре кимүнең тискәре тенденциясен үзгәртә алдык. Агымдагы елның соңгы 5 аенда төп товар позицияләрендә җитештерү күләмнәренең тотрыклы үсешен күзәтәбез.
Оператив күрсәткечләр буенча сөт җитештерү күләме 643 мең тонна тәшкил итте, бу узган елгы дәрәҗәдән 100,2 процентка югарырак. План 83 процентка үтәлгән (план 773 мең тонна).
Агымдагы елның 10 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары тарафыннан 227 мең тонна терлек һәм кош ите сатылган, бу, узган елның шушы чорындагыга караганда, 13 процентка (яисә 25,7 мең тоннага күбрәк).
Йомырка җитештерү буенча да уңай динамика күзәтелә. Товар секторында 790 миллион данә йомырка җитештерелгән, бу да узган елгы дәрәҗәдән югарырак", - диде бүгенге оператив киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Фото: prihoper34.ru