+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 ноябрь 2022, 18:12

Тәүлегенә 87 тонна сөт савыла!

Ярмәкәй районында зур төзелеш тәмамланды. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә хәбәр итә.

Тәүлегенә 87 тонна сөт савыла!
Тәүлегенә 87 тонна сөт савыла!

"Ярмәкәй районында "Семено-Макарово" терлекчелек комплексы төзелеше тәмамланды - дип язган ул. - Бу - сөт терлекчелеге өлкәсендә "ЭкоНива" холдингы тормышка ашырган иң зур проект.

Проектка инвестицияләрнең гомум күләме 3,1 миллиард сумнан артып киткән, анда 128 эш урыны булдырылган. Сүз уңаенда, хезмәткәрләрнең яртысыннан артыгы – 40 яшькә кадәрге кешеләр. Предприятиедә хезмәт шартлары бик яхшы, социаль компонент һәм уңайлы мохит монда беренче урында.

Башкортстанда иң заманча булган һәм 2800 баш савым сыеры булган сөтчелек фермаларының берсендә тәүлегенә 87 тонна сөт савыла инде.

Без бу проектны 2019 елның сентябрендә "Инвестиция сәгате"ндә карадык, компания хәзерге программалар кысаларында терлек һәм җиһаз сатып алуга салым преференцияләре һәм субсидияләр алды.

Биш ел элек Башкортстанда шундый куәтле заманча сөт комплекслары эшләячәген күз алдына китерү кыен иде.
Бүген республикада сөт фермалары төзүгә һәм сөт эшкәртүгә юнәлтелгән 23 проектны гамәлгә ашырабыз. Аларның гомум бәясе - 26 миллиард сум. Күпчелеге - әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, аларны тормышка ашыруга планлаштырылган бәянең яртысыннан артыгы салынган инде.

Проектларның бер өлеше инде тормышка ашырыла, шуның нәтиҗәсендә төбәктә югары сыйфатлы табигый сөт җитештерелә. Яхшы нәтиҗәләр, һәркемгә рәхмәт".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: