+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 ноябрь 2022, 10:40

Аңа 70 төрле һөнәр дә аз

Дүртөйле фермеры Руслан Галиев заман белән бергә атлый.Руслан Галиев – Дүртөйле районы­ның иң яшь, әмма шул ук вакытта эре адымнар белән үсеш юлыннан атлаучы фермер­ларының берсе. Искуш авылында туып-үскән уңган егет моннан дүрт ел элек аграр тармакка килеп, үз эшен башлап җибәргән.

Аңа 70 төрле һөнәр дә азАңа 70 төрле һөнәр дә аз
Аңа 70 төрле һөнәр дә аз
— Гаиләдә ике бала үстек. Апам Аделина Себер якларында тормыш корды, ә мин язмышымны туган төягемнән башка күз алдына китерә алмадым, шуңа да чит тарафларга бәхет эзләп чыгып китмәдем, — ди Руслан Валериевич. — Әтием — барлык гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган кеше, бу теләгемне хуплап каршылады, акыллы киңәшләре белән ярдәм итте. Урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендәге училищеда бораулаучы ярдәмчесе, слесарь һөнәрләренә ия булдым, арытаба нефть техникумы, аннары инде читтән торып республика башкаласындагы нефть университеты дипломын алдым. Югары уку йортында белем алганда, авылымда пилорама ачып, шунда хезмәт салдым. Әмма күңелем түрендә һәрчак игенче булу хыялы яшәде. Һәм бердәнбер көнне тәвәккәлләп, мин аны чынбарлыкка әверелдерергә карар кылдым. Бу эштә беренче ярдәмчем, әлбәттә, әтием булды. Крестьян-фермер хуҗалыгының эшчәнлеген арендага алынган 50 гектар җирдә оештырып җибәрдек. Хәзер инде 520 гектар мәйданда иген үстерәбез.
Кайчандыр гөрләп эшләгән Крупская исемендәге күмәк хуҗалык таркалгач, аның хуҗасыз калган басуларын күреп, туган авылы, аның киләчәге өчен җан атучы әтиле-уллы Галиевларның йөрәкләре яна. Булдыклы гаиләнең җир эшкәртер өчен “тимер ат”лары да, башка авыл хуҗалыгы җиһазлары да була. Шуңа алар, пилорамаларын ябып, ашлык үстерү эшенә тотына.
— Авылдашлар үзләренең пай җирләрен бик теләп арендага тапшырды. Моның өчен без көзен аларга бушлай иген бирәбез, — ди Руслан. — Бу хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы. Крупская исемендәге хуҗалык банкорт дип игълан ителгәч, аның ашлык саклау биналарын сатып алып төзекләндердек.
Быелгы уракны Галиевлар 31 августта төгәлләгән. Җыелган уңыш мул, гектарыннан 33-35әр центнер биргән басулар булды, уртача күрсәткечкә килгәндә, ул гектардан 25 центнер тәшкил итте, ди әңгәмәдәшем. Крестьян-фермер хуҗалыгында киләсе ел уңышы өчен җитәрлек күләмдә орлык салынган, 300 гектар мәйдан туңга сөрелгән, 50 гектарда уҗым чәчелгән.
— Чәчү чорында да, уттай кызу урак вакытында да кеше яллаган юк, бар эшкә үз көчебез белән өлгерәбез, — ди Руслан. — Хуҗалыгыбызда бүген ике “Нива” ашлык җыю комбайны, куәтле ике “Т-150”, ике “МТЗ-82” тракторлары, йөк машинасы, сабаннар, пресс-җыйгыч һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы бар. Мин дә, әти дә, кирәк икән, комбайн штурвалы артына, кирәк икән, тракторга утырабыз. Барлык төр ремонт эшләрен дә үзебез башкарабыз. Хатыным Еленаның әтисе дә урак чорында ярдәмгә килә. Ул – тәҗрибәле комбайнчы.
Руслан Валериевич — яшь булса да, авылдашлары арасында ихтирам казанган кеше. Һәркемгә ярдәмчел, ачык йөзле булуы өчен яше-карты үз итә аны. Кышын Маядык авыл Советы биләмәсенә караган ун авылның юлларын тракторы белән кардан тазарта, иганәчелек эше белән дә һич авырсынмый шөгыльләнә. Өлкәннәр көнен дә, Яңа елны да, башка истәлекле бәйрәмнәрне дә авылдашлары аның финанс ярдәме белән үткәрә. Маядык авылының 300 еллык юбилеен оештыруга да үзенең тоемлы өлешен керткән ул.
— Якын киләчәктә хуҗалыкта терлекчелек тармагын үстерергә ниятлим, — дип уртаклашты әңгәмәдәшем. — Әлегә моның өчен әзерлек эшләре алып барам. Иген басуларын да киңәйтергә иде.
Әтиле-уллы Галиевлар умартачылык эше белән дә җитди шөгыльләнә. 50 баштан артык умарта тоталар. Аларның балының бик тәмле, сыйфатлы булуын тирә-якта яхшы беләләр, шуңа да җитештергән продукцияләрен базарда сатып утырганнары юк, ел саен йортларыннан килеп алып бетерәләр.
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” диләр бит. Русланның да җитешмәгән җире юк. Крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген алып барудан тыш, ул “Газ-Сервис” җәмгыятендә газ җиһазларыннан файдалану һәм ремонтлау буенча слесарь булып та эшли, Искуш һәм Маядык авылларын хезмәтләндерә.
— Киләчәктә мин үземне тулысынча аграр тармакка багышларга карар иттем, — ди ул. — Алдагы елда читтән торып Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керәм дип торам. Иген үстерү эшендә яңа биеклекләр яулау, заман белән бергә атлау өчен һәрдаим белемне камилләштерү кирәк икәнлеген аңлыйм.
Булдыклы замандашыбызга якты уй-багланышларын тормышка ашыруда уңышлар телик!

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас