-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 ноябрь , 19:15

"Агробизнес өчен шартлар булдыру мөһим"

Бүген Башкортстан Республикасы көне кысаларында Русия иҗтимагый телевидениесендә алып баручылар вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белән әңгәмә кордылар.

"Агробизнес өчен шартлар булдыру мөһим"
"Агробизнес өчен шартлар булдыру мөһим"

- Сез Башкортстанда агробизнеска ничек ярдәм итәсез?

— Безгә идеясе булган бизнес белән кызыксынучы кешене табу мөһим. Аның белән барысын да эшләп була. Муниципаль районнарда аграрийларга ярдәм итү өчен бизнес-шерифлар бар. Салым преференцияләре дә бар. Башкортстанда аграрийлар салым түләми. Алар яллаган кеше өчен НДФЛ һәм социаль салымнар гына түли. Калганнарның барысы да субсидияләнә. Син сөт җитештерсәң, аның өчен дә түлибез. Дәүләт эшкуарларда барлыкка килгән барлык модельләргә ярдәм итәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләде. Быел республика аграрийлары 27 миллион сум кредит алган, шуларның 19 миллионы — елына 3,5 процент белән.

- Бизнесменнарга ярдәм итү өчен акча каян алына? - дип сорады журналист Константин Ночилин.

— Студент елларында мин Мюнхеннан ерак түгел Бавариядә яшәдем һәм аларның авыл хуҗалыгы эшен тирәнтен өйрәндем. Анда аграрийлар табышының 60 проценты - дәүләт субсидияләре. Дәүләт өчен бу табышлы түгел. Без исә субсидияләрнең нәтиҗәлелегенә басым ясадык. Субсидияләр никадәр нәтиҗәлерәк булса, бюджет акчалары азрак китә һәм икътисадка килү дә шулкадәр күбрәк, - дип җавап бирде Илшат Фазрахманов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в