+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
23 ноябрь 2022, 13:55

Башкортстанда заманча агропарк төзеләчәк

Башкортстанда заманча агропарк төзеләчәк. Бу хакта Башкортстан көне кысаларында ОТР федераль телеканалының туры эфирында авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде.

Башкортстанда заманча агропарк төзеләчәкБашкортстанда заманча агропарк төзеләчәк
Башкортстанда заманча агропарк төзеләчәк

Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада ашлык саклагычлары җитми. 1986 елдан бирле беренче тапкыр уңыш дүрт миллион тоннадан артты, моңа кадәр ашлык саклагычлар төзү ихтыяҗы юк иде. Дүрт миллион тонна саклау өчен җитәрлек булды. Ләкин быел биш миллион тонна рекордлы уңыш җыеп алынды һәм республика яңа саклагычлар төзергә мәҗбүр булды.

Беларусьның "Амкодор» компаниясе Уфа янында Башкортстан территориясендә завод төзи. Ул элеваторлар чыгарачак. Республика аграрийлары гаризалар бирә инде.

- Безнең алда шулай ук яшелчә саклагычлар һәм агропарклар төзү бурычы тора. Совет чорыннан калган яшелчә саклау урыннары ябылды һәм бөлгенлеккә төште, ә хәзер алар җитми, — диде Илшат Фазрахманов. - Уфадан ерак түгел Башкортстанга һәм Идел буе федераль округы төбәкләренә эшләячәк зур агропарк төзергә планлаштырабыз.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас