+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
23 ноябрь 2022, 12:20

"Безнең бренд" күргәзмәсе булачак

Уфаның ВДНХ-Экспо күргәзмәләр залында «Безнең Бренд» VI махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. 24-26 ноябрьдә узачак чара Башкортстан Республикасының азык-төлек индустриясе өлкәсендә төп вакыйгаларның берсе булып тора.

"Безнең бренд" күргәзмәсе булачак"Безнең бренд" күргәзмәсе булачак
"Безнең бренд" күргәзмәсе булачак
Форум җитештерүчеләргә кооперация элемтәләрен киңәйтергә, сәүдә базарларын арттырырга, потенциаль сатып алучыларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

Ачылу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл худалыгы министры Илшат Фазрахманов катнашачак. Форумның эшлекле программасының төп вакыйгасы республиканың Авыл хуҗалыгы кооперативларының III съезды һәм «Кооператив, аның әгъзаларының уңышлы бизнесы шарты буларак» проект сессиясе булачак.

Күргәзмә экспозициясендә 80гә якын эре эшкәртүче һәм агрохолдинг, бренд продукциясе тәкъдим ителәчәк. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары һәм фермер хуҗалыклары продукциясе аерым урын алачак, быел аларны Башкортстан Республикасы районнарыннан 50дән артык катнашучы тапшырачак.

Болар - ит һәм сөт продукциясе, икмәк һәм кондитер әйберләре, ярмалар һәм макарон, чәйләр һәм башкалар. «Безнең бренд» күргәзмәсе - шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен яңа, табигый продуктлар сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек. Экспозициядә катнашучылар арасында «Безнең бренд» конкурсы оештырылачак. Эксперт-жюри карары белән берничә номинация буенча иң яхшы азык-төлек үрнәкләре билгеләнәчәк.

Күргәзмәнең традициясе - «Безнең бренд. Халык тарафыннан танылу». Тавыш бирү 2022 елның 22 ноябренә кадәр бренд.рф рәсми сайтында узды. Онлайн-конкурста җиңүчеләр һәм финалистлар истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас