

- Узган елда без республика продукциясен 46 илдә, шул исәптән Кытайга, Иранга, Үзбәкстанга, Казахстанга саттык. Европа илләренә дә күп нәрсә озатылды. Без Европага азык-төлек, рапс мае, көнбагыш мае саттык. Хәзер Европа белән эшләмибез, Азия базарына борылдык, - дип хәбәр итте министр. — Безнең продуктлар арзанрак, чөнки без үзебез кулланганнан күбрәк җитештерәбез. Ашлыкка ихтыяҗ ике миллион тонна булса, без биш миллион тонна җитештердек.
Көнбагыш маен үзебезгә кирәккәннән җиде тапкыр күбрәк җитештерәбез. Шикәр - 3,5 тапкырга күбрәк. Сөт буенча үз-үзебезне тәэмин ителгәнлек 127 процент тәшкил итә. Йомырка да шулай. Җир ресурсларыбызны кулланып, без үзебезне тулысынча тәэмин итәбез, күршеләргә һәм башка илләргә сатабыз. Үзебездә җитештергәнне тулысынча эшкәртәбез.