+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
24 ноябрь 2022, 05:15

БСТ тележурналисты һәм блогер - Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре!

Башкортстаннан катнашучылар «Минем җирем – Русия» премиясенә лаек булды.

БСТ тележурналисты һәм блогер - Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре!БСТ тележурналисты һәм блогер - Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре!
БСТ тележурналисты һәм блогер - Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре!


Башкортстанның берьюлы ике вәкиле Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, шәхси авторлар, блогерлар һәм фотокорреспондентлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Русия» премиясенең 14 җиңүчесе арасына кергән.

"Үсеш үзәкләре" номинациясендә Башкортстан юлдаш телевидениесенең «Бу - минем һөнәрем» проектын иң яхшысы дип таныганнар. Программа редакциясе авыл колледжлары һәм аграр тармакка ихтыяҗ булган һөнәрләр турында тапшырулар сериясен чыгарды. Программаның геройлары - механизаторлар, зоотехниклар, ветеринарлар, умартачылар.

«Минем җирем – Русия» конкурсының тагын бер җиңүчесе - Буздәк районыннан Айдар Кәлимуллин. Ул "Блогосфера" номинациясендә иң яхшысы булды. Айдар гаиләсенең үз хуҗалыклары Кәпәй-Кобау авылында урнашкан. Үз битләрендә ул авыл тормышын популярлаштыра.

Фото: apkrb.info

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас