-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 ноябрь , 18:40

Көне-төне эш кайный

“Урман” крестьян-фермер хуҗалыгында терлекчелек белән җитди шөгыльләнәләр. Биредә мөгезле эре мал үрчетәләр. Ферма Түбәнге Ләкәнде авылында урнашкан.

Көне-төне эш кайный
Көне-төне эш кайный

Менә көтүчеләр сыерларны куып алып килде. Сыер саву­чы­лар кичке савымга җыелды – буаз сыерлар аерым асрала, ә калганнарын кертеп, бәйләп куйдылар. Азык алларына салынган. Терлекләрнең туклану рационы файдалы матдә­ләр белән тулыландырылган. Ни генә дисәң дә, бу сөтнең күлә­менә дә, сыйфатына да йогынты ясый. Сәрия Хәкимова, Ләйсән Сәйфул­ли­на сыерларны саварга тотына. Алар сөт­лебикәләренең холкын яхшы белә. Тәүлеклек савым бүгенге көндә — 750 литр. Һәм бу сан арта гына. Сөтне Гафури районыннан шәхси эшкуар килеп ала.
Бозаулар аерым бинада асрала. Аларны Гөлйөзем Батыршина тәрбияли. Ашату, су эчерү, авырлыкларын үлчәү, бозаулау бүлмәсен тәртиптә тоту – барысы да аның өс­тендә.
Терлекчеләр Рәшит Габбасов, Салих Хәкимов, Рөстәм Хөснетдинов бире­дә тәүге көннәрдән башлап эшлиләр. Аларга малларны ашату, биналарны чистарту, тирес чыгару кебек бурычлар йөклә­телгән. Җылы көннәрдә сыерлар көтүлек­тә. Операторлар Фәрит Габитов хатыны Гөл­фирә Сәйфуллина белән барлык системаның төзекле­леген тикшереп-күзәтеп торалар.
Ферма мөдире Фәйзрах­ман Нәфыйков сөйләвенчә, быел бөртекле культуралар һәм силос уру комбайннары сатып алганнар. Хуҗалык­та кукуруз уңышы җыю һәм мал азыгы тарату техникасы да бар. Өч тракторчы ел әйләнә­сенә эш белән мәшгуль: чәчү, печән хә­зер­ләү, урып-җыю, фермага мал азыгы ташу кебек эшләр алар иңнәрендә.
— Туган авылымда, урындагы хуҗалык банкротлыкка чыккач, 12 ел элек эшли башладым, — ди “Урман” крестьян-фермер хуҗалы­гы җитәкче­се Гайса Сәгый­дул­лин. – Бу еллар эчендә 4 келәт төзедек, сыер фермаларының түбәсен яптык, техника сатып алдык. Бөртекле культуралар һәм кукуруз чәчәбез. Мал азыгын үзебез хәзерлибез, патоканы гы­на сатып алабыз. Эшчеләр дә тырыш, бурычларын яхшы башкара. Табыш тотрыклы. Киләчәктә сөт продукциясен үзебез эшкәртә башлаячакбыз.
Зур булмаган, ләкин бер­дәм коллективның эш көннәре шулай үтә. Терлекчелек комп-лексының уңышы анда эш­ләүче хез­мәткәрләрнең тырышлыгына бәйле. Моны барысы да яхшы аңлый һәм бурычларын намус белән башкара.

Равилә БАРДЫБАЕВА.
Авыргазы районы.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас в