

Бу эшкуарларга ярдәм итүнең гамәлдәге инструментлары ярдәмендә мөмкин булды. Исегезгә төшерәбез, бизнесны дәүләт ярдәме чаралары белән колачлауны киңәйтү бурычы 2021 елның декабрендә узган Халыкара бизнес атналыгы нәтиҗәләре буенча куелган иде.
- 2022 елда Башкортостан Республикасында кабул ителгән бизнеска ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары, шулай ук «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» го мумдәүләтпроекты кысаларында каралган чаралар республикада бизнесны үстерүгә уңай йогынты ясады. Ышанам, ярдәмнең яңа инструментлары безгә төбәктә эшкуарлыкны саклап калырга гына түгел, алга таба да үстерергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Быел социаль эшкуарлыкка ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Бүгенге көндә Башкортстанда 393 МСП субъекты социаль дип танылды, ел башыннан үсеш 16,3 процент тәшкил итте. Социаль эшкуарлар саны буенча Башкортостан Республикасы Русия Федерациясендә Мәскәү өлкәсеннән кала 2 урында тора. Монда социаль предприятиеләргә дәүләт ярдәме чаралары зур роль уйный. Быел 138 социаль эшкуар үз эшчәнлекләренә ярдәм итү өчен 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр грант алган.
2022 елда беренче тапкыр яшь эшмәкәрләргә грантлар рәвешендә финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде. Агымдагы елда республиканың яшь эшмәкәрләренә 63,1 миллион сумлык 133 грант бирелгән.
Ел нәтиҗәләре буенча республика социаль һәм яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү өчен федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар күләме буенча Русиядә беренче урынны алды.
#нацпроект
#национальныепроекты