

Ярминкәдә тәмле, экологик чиста фермерлык продукциясенең зур ассортименты тәкъдим ителгән. Экспозициягә 100дән артык эре компания продукциясе куелган, шуларның өчтән икесе - Башкортстанда һәм аннан читтә киң танылган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, шәхси эшкуарлар пролукциясе. Күргәзмәнең икенче өлешен башка төбәкләрнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе алып тора. Аерым алганда, Ырынбур, Удмуртия, Чиләбе шәһәре һәм өлкәсе, Екатеринбург һәм башкалар. Традиция буенча ассортиментта - ит, сыр, сөт продуктлары, казылык, икмәк-күмәч, кондитер эшләнмәләре, экопродуктлар, бал, төрле эчемлекләр һәм башка тәмле продукция.
Шунысы игътибарга лаек, «Безнең бренд» махсуслаштырылган күргәзмәсендә авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм фермер хуҗалыклары продукциясе өчен күргәзмәнең аерым бүлеге оештырылган. Барлыгы алар 50гә якын катнаша. Кооператив продукциясе сатып алучыларда зур кызыксыну уята, бигрәк тә сөт, ит ризыклары, сырлар, үлән чәйләре сатып алучыларга ихтыяҗ зур.