+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
26 ноябрь 2022, 10:31

Элеваторга экскурсия оештырылды

Дүртөйле шәһәренең 5нче санлы урта мәктәбенең аграр сыйныфында белем алучы укучылар авыл хуҗалыгын теориядә генә түгел, практикада да өйрәнә. Күптән түгел алар экскурсия белән Дүртөйле элеваторында булды.

Элеваторга экскурсия оештырылдыЭлеваторга экскурсия оештырылды
Элеваторга экскурсия оештырылды

Укучылар өчен әлеге чараны район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Янсубаев һәм элеватор хезмәткәрләре мавыктыргыч итеп оештырды.
— Элеваторда хәвефсезлек техникасы таләпләре бик каты. Алар төгәл үтәлергә тиеш, — дип ассызыклады чараны оештыручылар.
Иң башта укучыларга лаборатория күрсәтелде. Нәкъ менә биредә иген кабул итү процессы башлана, аның сыйфаты тикшерелә. Заманча җиһазлар урнаштырылган лаборатория эшчәнлеге экскурсиядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
— Элеваторның тарихына килгәндә, ул 1919 елда Дүртөйле икмәк кабул итү пункты буларак ачыла. 1999 елда гына хәзерге статусына ия була. 2020 елда безгә яңа инвестор — “Реса” компанияләр төркеме” җәмгыяте килде һәм элеваторыбыз тормышына яңа сулыш өрде. Биналар ремонтланды, газ үткәрелде, яңа җиһазлар кайтарып урнаштырылды, эшче урыннары артты, — дип сөйләде элеваторда хезмәт салучылар.
Элеваторның зур өлешен иген саклау блоклары алып тора. Аларның иң зурысы 14 катлы йорт биеклегендә, әйткәндәй, шәһәрдә бу — иң биек корылма.
Экскурсия барышында укучылар элеватор эшчәнлегенең барлык этаплары белән дә танышты. Ашлыкның ничек кабул ителеп, нинди чистарту корылмалары аша үтүен, аның нинди дымлылыкта сакланырга тиешлеген белде, тергезелгән тегермәннең эше белән танышты, анда бодай, арыш һәм манный оны чыгарылуын үз күзләре белән күрде. Экскурсиядә катнашучылар әлеге фәһемле һәм кызыклы чараны оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. Бәлки, киләчәктә алар арасында гомерен аграр тармакка багышлаучылар, туган шәһәрләренең элеваторына эшкә кайтучылар да булыр.
— Быел апрельдә безнең мәктәп һәм Башкорт дәүләт аграр университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Шуның нигезендә мәктәбебездә алтынчы сыйныфлар базасында аграр сыйныфлар барлыкка килде. Аларның уку планына өстәмә рәвештә тагын бер биология дәресе кертелде, — ди мәктәп укытучылары. — Биология кабинеты өстәмә җиһазландырылды. Химия һәм биология укытучылары квалификация күтәрү курсларын үтте. Аграр сыйныфларда укучылар бик теләп шөгыльләнә. Дәрестән соң алар “Агрокоптерлар” һәм “Ландшафт дизайны” түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Укучыларыбыз республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә һәм конференцияләрдә катнаша, күркәм җиңүләр яулап тора. Алар районның агросәнәгать предприятиеләре эше белән дә якыннан таныша.

Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас