+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
29 ноябрь 2022, 06:34

Авыл хуҗалыгында җитештерү куәте арта

Башкортстан аграрийлары елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйлар.

Авыл хуҗалыгында җитештерү куәте артаАвыл хуҗалыгында җитештерү куәте арта
Авыл хуҗалыгында җитештерү куәте арта

Биредә заманча технологияләр үзләштерү, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү чорында барлыкка килгән уңай һава шартлары да үз ролен уйнады. Башкортстан хуҗалыкларының барлык категорияләре буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 2022 елның 10 аенда агымдагы бәяләрдә 219,16 миллиард сум тәшкил итте, индекс - 124,9 процент (узган елның шушы чорына карата чагыштырма бәяләүдә), шул исәптән үсемлекчелектә - 117,1миллиардд сум (153,7 процент), терлекчелектә - 101,9 миллиард сум (100,4 процент).

2022 елда Башкортстан аграрийлары рекордлы уңыш җыеп алдылар - 5 миллион тоннадан артык ашлык, шул исәптән 350 мең тонна - уҗым арышы, 2,6 миллион тонна - бодай, 1,5 миллион тонна - арпа, 329 мең тонна - солы, 25,5 мең тонна - тары, 89 мең тонна - карабодай, 137,5 мең тонна - борчак, 1,4 миллион тонна - шикәр чөгендере. Майлы культуралар җыю, көнбагыш, җитен, рапс, горчица һәм башка культуралар уңышы 590 мең тонна булыр дип көтелә.

Яшелчәчелек һәм республикада бәрәңге җитештерү азык-төлек базарының иң мөһим өлешләреннән берсе булып тора. 2022 елда барлык төр хуҗалыкларда бәрәңге мәйданы 42,9 мең гектар тәшкил иткән, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында - 2,3 мең гектар. Хуҗалыкларда бәрәңгенең тулаем җыемы 33,7 мең тоннадан артып китте (2021 - 25,9 мең тонна). 2022 елда ачык грунт яшелчәләре белән мәйданнар Башкортстан хуҗалыкларының барлык категорияләрендә 9,3 мең гектар тәшкил итте, предприятиеләр һәм фермерлар өлешенә 1,3 мең гектар туры килде. Нәтиҗәдә, хуҗалыкларда яшелчәләрнең тулаем җыемы 21,7 мең тоннага җитте, ябык грунт яшелчәләре - 53 мең тоннадан артык. Республика үсемлекчелегендә яхшы күрсәткечләрне экспертлар уңай һава шартлары белән генә бәйләмиләр. Башкортстанда тармактагы компетенцияләрне арттыруга аеруча зур игътибар бирәләр, “1000 агроном” проекты, “Кыр көне” зона семинарлары кысаларында укулар үткәрәләр.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы техникасын актив яңарту дәвам итә. Башкортстан хуҗалыклары 2022 елның 10 аенда яңа техниканың 2590 берәмлеген 10 миллиард сумга тулыландырды. Ел башыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар 341 трактор, 140 ашлык җыю һәм 47 үзйөрешле азык җыю комбайны, 51 үзйөрешле сиптергеч, 740 берәмлек туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары һәм җайланмалары һәм башка төр техника сатып алганнар. Шуны да билгеләп үтү мөһим: 2,8 миллиард сумлык 448 техника берәмлеген башкорт аграрийлары «Росагролизинг» җәмгыятенең ташламалы программалары буенча сатып алганнар.

Башкортстан - Русиядә иң күп инвестицияләр җәлеп итүче төбәкләренң берсе. 2018 елдан башлап республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә “Инвестсәгать” дип аталган инвестиция комитеты утырышлары уза, аларда барлык перспектив проектлар турында фикер алышалар.
Республикада авыл хуҗалыгы бизнесын алып бару өчен уңайлы шартлар һәм уңай инвестиция климаты булдырылды. Статистик мәгълүматлар буенча Башкортстан авыл хуҗалыгына инвестицияләрнең гомуми күләме 2022 елның 1 яртыеллыгында - 7 миллиард 329 миллион сум. Чагыштыру өчен, 2021елның 1 яртыеллыгында күрсәткеч 4 миллиард 087 миллион сум күләмендә булган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас