

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында бөртекле культураларны җитештерүгә һәм сатуга чыгымнар өлешен каплатуга төбәк бюджетыннан субсидияләр алуга гаризалар кабул итү башлады. Әлеге максатларга барысы 598,7 миллион сум федераль акча бүленгән.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренчә, чыгымнарны компенсацияләү республика аграрийлары өчен зур ярдәм булачак.
Республика ашлык җитештерүчеләренә субсидияләр бирү 2022 елның 11 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru