Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне — барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү — иң күркәм традицияләрнең берсе. Кырмыскалы районы Мәдәният сараенда бу уңайдан тантаналы чара узды.
Күргәзмәдә — район сулышы
Бәйрәм чарасында Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков, Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан Республикасы оешмасы рәисе Кадрия Гайнетдинова, Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, район Советы рәисе Ринат Шәйбәков, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Латыйпов, шулай ук агросәнәгать тармагы алдынгылары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары, авыл биләмәләре башлыклары, районда эшчәнлек алып барган предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Кунаклар районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан алып барылган эшчәнлек белән якыннанрак күргәзмә аша танышып чыкты. Умартачылык белән шөгыльләнүче өч эшкуар һәм шәхси-ярдәмче хуҗалыклардан торган “Тау балы” авыл хуҗалыгы кооперативы бал җитештерүдә аягында ныклы басып торучы оешма. Аның рәисе Владимир Макаров билгеләвенчә, умарталыклар Кырмыскалы, Архангель, Нуриман һәм Белорет районнарында урнашкан. Дәүләт ярдәме дә продукция җитештерү күләмен арттыруга, аның ассортиментын һәм табигый, сыйфатлы товарны сату географиясен киңәйтергә булышлык итә. Шулай, 3 миллион сумлык грант акчасына махсус линия, корылмалар, төягеч сатып алганнар. Ел саен субсидия бүленүе дә кооператив әгъзаларына шактый ярдәм. Барлык процесс механикалаштырылган. Өч йөк машинасында умарталарны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртәләр. Юкә, чәчкә, карабодай балы һәм башка төр продукция җитештерәләр. Чолыкчылык белән дә шөгыльләнәләр. Кыскасы, күргәзмәдә барысын да күрергә, балларны тәмләп карарга һәм сатып алырга да мөмкин иде.
Районның иң эре предприятиеләренең берсе — “Артемида”ның горурланып сөйләр уңышлары бихисап. Евгений Пожидаев әйтүенчә, ел бик авыр килсә дә: башта озакка сузылган яңгырлар, аннары – корылык, мул уңыш җыеп алынган. Ул гына да түгел, уңдырышлылык рекорды куелган. “Уҗым бодае гектарыннан 71 центнер тәшкил итте – мондый күрсәткеч турында хыяллана да алмый идек. Кызганычка каршы, хаклар түбән кала. Ярый, терлекчелек бар, тотрыклылыкны ул тәэмин итә”, — ди Евгений Викторович.
Рәвис Хаҗиев җитәкчелегендәге “Кырмыскалы” кулланучылар җәмгыяте әзерләгән экспозиция дә күпләрне җәлеп итте. Өстәлләрдә нинди генә икмәк-калач эшләнмәләре, ризыклар тәкъдим ителмәде: һәрберсе – шедевр, дип билгеләде кунаклар, соклануларын белдереп. Чынлап та, предприятие төрле өлкәләрдә зур казанышлар яулап, ныклы адымнар белән елдан-ел алга бара. “Кырмыскалы икмәк комбинаты”ның уңышлары да күз алдында. Кырмыскалы икмәге – район бренды. Ә 2020 елда предприятие “Русиянең иң яхшы икмәге” конкурсында II дәрәҗә кече Кубокка лаек булды. Район кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе Рәвис Әбүзәр улы үзе дә күптән түгел Уфа шәһәрендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.
Район биләмәсендә авыл хуҗалыгы, йорт, кыргый һәм башка хайваннарның йогышлы чирләрен кисәтү һәм дәвалау буенча чараларны тормышка ашыручы Кырмыскалы ветеринария станциясе үзенең эшчәнлеген данлыклы традицияләргә таянып алып бара. Галинур Кунакаев билгеләвенчә, әлеге вакытта коллектив 118 авылны, 16 авыл биләмәсен, 35 крестьян-фермер һәм барлык шәхси хуҗалыкларны хезмәтләндерә. Учреждениенең матди-техник базасы, җиңел һәм махсус транспорты, мөһим җиһазлары, дәвалау-профилактика чаралары бар. Ветеринария бүлекчәләре ветеринар-санитар һәм дәвалау-профилактика чаралары үткәрү өчен белгечләр белән тулысынча тәэмин ителгән. Җитәкче әйтүенчә, республика ветеринария хезмәтенең 135 еллыгы уңаеннан музей да ачканнар. Анда борынгы китаплар, кулъязмалар, монографияләр, корылмалар һәм җиһазлар урнашкан, кыскасы, 1865 елдан башлап бүгенге көнгәчә ветеринария хезмәтенең барлыкка килү тарихы чагылдырылган. Әлеге музей экспонатларының бер өлеше күргәзмәдә дә тәкъдим ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бүген ветеринария станциясендә яшьләр дә бик күп. Мәсәлән, Галия Ишбердинаның балачак хыялы тормышка ашкан – ул әйдәүче ветеринария табибы. Зөлфия Биккулова, әтисе эзеннән китеп, ветеринар фельдшер булырга карар иткән. Кызлар кунакларны күргәзмә белән ихлас таныштырды һәм бик күп кызыклы һәм мөһим мәгълүмат та бирде.
Авыл хуҗалыгы тармагында югары квалификацияле эшче кадрларга район кытлык кичерми, чөнки үз эшенең осталарын әзерләүче һөнәри уку йорты безнең үзебездә. Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалын тәмамлаган егет-кызлар тормышта югалып калмый, республика һәм Русия дәрәҗәсендә оештырылган бәйгеләрдә җиңүгә ирешә, төрле эшләргә, башлыча, райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә урнашып, хезмәтләрендә мактала. Бу хакта колледж укытучылары кунакларга зур горурлык хисе белән сөйләде.
Эчтәлекле һәм күркәм күргәзмәне караганнан соң, җыелучылар тамаша залына узды. Тантаналы өлеш кунаклар чыгышы, алдынгыларны бүләкләү, концерт программасы белән үрелеп барды.
Горурланырлык уңышларыбыз бар
Уңыш бәйрәменә җыелучыларның һәммәсен үз эшенә, үз җиренә сөю берләштерә. Төрле һөнәр ияләре: механизаторлар, агрономнар, ветеринарлар, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре, фермерлар – барысы да авыр, шул ук вакытта бик кирәкле крестьян хезмәтенең чагу вәкилләре.
– Агымдагы ел да үзенең казанышлары, авырлыклары, аларны җиңүдә уңышлар һәм яңа планнар белән артта калды. Һәм бүген без илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин иткән кешеләрнең һәммәсенә чиксез рәхмәтебезне белдерергә җыелдык. Заман үзгәрә, вакыйгалар бер-берсен алыштырып тора, ләкин авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатенең район, республика икътисадына керткән өлеше зур әһәмияткә ия булып кала. Ел коры килсә дә, вакытында яуган яңгырлар нәтиҗәсендә басулар мул уңыш белән сөендерде: 180 мең тоннадан артык иген җыеп алынды, уртача уңдырышлылык һәр гектардан 41,7 центнер тәшкил итте. Кызганычка каршы, борчылырга мәҗбүр иткән мәсьәләләр дә бар – игенне саклау өчен урын җитми. Бу уңайдан куанычлы хәбәр белән дә уртаклашасы килә — алдагы елда “Урожай” җәмгыяте Кырмыскалы районында яңа элеватор төзиячәк. Яңа проект әлеге поблеманы хәл итәр, дип ышанасы килә, — диде Әлфир Фәрхәт улы.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре көйле эшләсен һәм тотрыклы үсешсен өчен техника белән тәэмин итүгә дә зур игътибар бүләргә кирәк, диде чыгыш ясаучы һәм сүзен дәвам итеп, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр машина-трактор паркын елның-елында яңартып торырга тырыша: агымдагы елда гына 65 берәмлек техника алынды, дип өстәде.
Терлекчелек өлкәсе дә зур игътибар таләп итә. Районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 30 проценты шушы өлкәгә туры килә. Терлекчеләр шундый ук алдынгы урында бара: агымдагы елның ун ае эчендә 3,6 мең тонна ит, 38 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре ирешелгәннәрдә генә тукталмый һәм яңа юнәлешләрдә үсешен дәвам итә. Бу уңайдан район башлыгы “Артемида” токымчылык хуҗалыгы җәмгыяте һәм 2018 елда районда эшчәнлеген башлап җибәргән “Кормаева” крестьян-фермер хуҗалыгын үрнәк итеп китерде.
Кулланучылар кооперативлары төзү әлегә акрын барса да, эшчәнлеген уңышлы алып баручылар да бихисап. Шулар арасыннан “Кырмыскалы” кулланучылар кооперативын аерып әйтергә мөмкин. Финанс ярдәм нәтиҗәсендә кооператив тәүлегенә 5 тонна он тартырга сәләтле тегермән сатып алды һәм ул сентябрь аенда файдалануга тапшырылды.
Хезмәт кешесенә –хөрмәт
Бәйрәмнең иң күңелле өлешен – бүләкләүләрне дә район башлыгы Әлфир Сабиров башлады. Агымдагы елда район ярышы йомгаклары буенча “Кырмыскалы районының иң яхшы предприятиесе” номинациясендә “Артемида” токымчылык хуҗалыгы (директоры Евгений Пожидаев) һәм “Урожай” җәмгыяте (директоры Илгиз Ханнанов) җиңүче дип танылдылар. Ә иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы – Валентин Дмитриев җитәкчелегендәге “Северный” хуҗалыгы. Район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр дә бик күп булды. “Һөнәре буенча алдынгы” исеменә лаек булучылар исемлегендә төрле хуҗалык эшчәннәре бар иде. Авыргазы күппрофильле колледжы студентлары да читтә калмады: җәйге чорда кыр эшләрендә актив катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.
Республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков та Кырмыскалы аграрийларының барлык юнәлешләрдәге эшләренә югары бәһа биреп, киләчәктә тагын да биегрәк үрләр яуларга чакырды.
Агымдагы елдан башлап Башкортстан яңа юнәлеш — “Агротуризм” федераль проектында катнаша, анда республикадан өч проект Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Грантына лаек булган да инде. Авыл җиренә сәяхәтләрне үстерү проектын тормышка ашыру өчен Кырмыскалы районы да бик уңайлы, диде ул. Ирек Искәндәр улы игенчеләрне бәйрәм белән котлап, бүләкләр дә тапшырды. Агросәнәгать комплексында күпь-еллык намуслы хезмәте өчен Кабак ветеринария участогы мөдире Сәгадәт Байгилдин Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды. Шулай ук бер төркем авыл хуҗалыгы алдынгылары Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Кадрия Гайнетдинова да Кырмыскалының зур икътисади көчкә ия һәм елдан-ел үсешә барган районнарның берсе булуын билгеләде. Шулай да, аның иң зур байлыгы – эшсөяр халкы. Уңыш-казанышларга көч һәм тир белән ирешелгән. Илебезне икмәкле итүче авыл эшчәннәренә чиксез рәхмәтләрен әйтеп, бәйрәм уңаеннан бүләкләрен дә тапшырды ул.
Әйе, гомум көч белән быел Кырмыскалы игенчеләре рекордлы уңыш җыеп алуга иреште. Ләкин бу күрсәткечләр үзеннән-үзе генә килмәгән, күпме хезмәт салынганын хезмәт кешеләре үзләре генә белә. Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра. Безнең халык белми әйтми!
Алдагы елларда да илләребез имин, тыныч булып, басуларыбыз мул уңыш белән сөендерсен, ә өстәлләребездә һәрвакыт күпереп пешкән икмәк булсын!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.