+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
7 Декабря 2022, 04:09

Борчылырга сәбәп бармы?

Рекордлы уңыш шикәр комының бәясе төшүгә китермәсме?

Дөньяда һәр ел саен уртача 5 миллион гектар чамасы шикәр чөгендере чәчелә, шуның дүрттән беренә якыны — Русия өлеше. Билгеле, “татлы тамыр” аграр предприятиеләр өчен зур табышлы. Әмма соңгы ике дистә ел дәвамында илебездә шикәр чөгендере, нигездә, чит ил орлыгы белән үстерелде. Рәсми мәгълүматларга караганда, чәчелгән гомум орлык күләмендә үзебезнең гибрид өлеше 1-2 проценттан артмады. 2017 елдан башлап кына, әлеге мәсьәлә Хөкүмәт дәрәҗәсендә каралганнан соң, галимнәребез үзебезнең төрле климат шартларына районлаштырылган гибридлар булдыру өстендә эшли башлады. Федераль аграр министрлык мәгълүматлары буенча, мәсәлән, “СовСемСвекла” учреждениесе соңгы берничә елда 25 төрдәге гибрид орлык үрнәген әзерләде һәм ул Дәүләт селекция казанышлары реестрына кертелде. Хәзер аларны чәчәргә рөхсәт бар. Әйтергә кирәк, тәкъдим ителгән гибрид сортларның җидесен аграр хуҗалыклар сатып ала ала.
Моңа кадәр “татлы тамыр” уңышында чит илдән алынган орлык төп роль уйный иде. Хәзер инде Көнбатыш санкцияләре якын елларда илдә шикәр комы җитештерүнең кимүенә китермәсме, дигән сорау бүген актуаль түгел, дип ышанычлы әйтергә була.
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертлары фаразларына караганда, быел илдә “татлы тамыр”ның тулай җыемы 40 миллион тоннадан да ким булмаячак. Ә чималдан җитештерелгән шикәр комы 6-6,5 миллион тонна чамасы көтелә.
Башкортстан — илдә шикәр чөгендерен иң күп үстерүче төбәкләрнең берсе. Быел плантацияләрдән уңыш җыю нинди шартларда барды? Соңгы елларда дөньяда, илнең сәүдә базарында барлыкка килгән каршылыклар “татлы тамыр” үстерүчеләр эшчәнлегенә йогынты ясамасмы?

Шикәр чөгендере үстерү зур чыгымнар сорый. Яхшы орлык һәм кыйммәтле ашлама белән бергә, уңышны эшкәртү һәм җыеп алу техникасын даими яңартып тору да күп акча таләп итә. Күптән түгел үзәк матбугатта шундый мәгълүмат дөнья күрде: “СоюзРоссахар” ассоциациясе идарәсе рәисе урынбасары Алексей Ломанов, быел илдә һәр гектар шикәр чөгендере үстерүгә тотынылган чы­гымның уртача 150 мең сумга җитүен белдерде. Бу сумма узган елгыдан 43 процентка югарырак, ягъни былтыр ул 104 мең сумга төшкән. Кыйммәт­ләнүнең сәбәбе нәрсәгә бәйле? Моңа берничә фактор йогынты ясый. Федераль чиновник сүзләренә караганда, мәсәлән, узган елдагы белән чагыштырганда, ашлама бәяләре – 61, ягулык-майлау материалы — 40, чәчү орлыгы — 11, үсемлекләрне саклау чараларына хаклар 48 процентка арткан.
Белешмә. Чагыштыру өчен: ил күләмендә һәр гектар бодай үстерү 35 мең сум чыгым тәшкил иткән. Көнбагыш һәм кукурузныкы, шул ук тәртип­тә — 44 һәм 84 мең сум. Шикәр чөгендере үстерүгә тотынылган чыгымнарга караганда, болар шактый арзанрак.
“Татлы тамыр” үстерү күпмегә төшүгә карамастан, Русиянең шикәр комына еллык ихтыяҗы, һәр кешегә елына уртача 40 килограмм таләп ителүен исәпкә алган­да, 6 миллион тоннага якынлаша. Белгечләр исәплә­венчә, чөгендер чималыннан продукция чыгышы уртача 10-15 процент тәшкил иткән очракта, илдә “татлы тамыр”ның тулай җыемы 60 миллион тоннага җитәргә тиеш. Билгеле, мондый күрсәткечкә совет чорында да ирешелмәде. Шунлыктан, шикәр комына ихтыяҗ импорт исәбенә кап­латылды. Элегрәк аның шикәр камышыннан җитештерелүен дә хәтер­ли­без. Тарихи белешмәләргә караганда, 2005 елда, мәсәлән, ил ихтыя­җын канәгатьләндерү максатында өч миллион тонна шикәр комы һәм “ши­кәр камышы” импорты миллиард долларга төшкән. Илебездә шикәр комы җитештерүнең өч миллион тоннадан артмавы шул бәягә төшкән. Әйткән­дәй, камыш шикәре чөгендердән эш­ләнгәненнән баллырак та иде.
Тарихи мәгълүмат. 1991 елда РСФСРда шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан уртача 178 центнер уңыш алганнар. Күрсәткеч — 1913 ел­гы дәрәҗәдә. Ул вакытта күрсәткеч 170 центнер булган. Владимир Путин властька килгән 1998 елда илнең шикәр чималы эшкәртүче заводла­рының гомум җитештерү куәте 1913 елгы дәрәҗәдә иде. Илебездәге чимал эшкәртүче предприятиеләр куәте өчен чимал Украинадан сатып алынган һәм ул Брази­лиядән китерелүче камыш чималы белән катнаштырылып эшкәртелгән. Русиядә үстерелгән шикәр чөгендере 1,5 миллион тонна шикәр комы җитештерү өчен генә җиткән, калган 4,5 миллион тоннасын, югарыда телгә алынганча, импорт бе­лән тулыландырганнар.
Әйткәндәй, 1991-98 елларда “татлы тамыр”ның уртача гектар куәте 1913 елгы дәрәҗәдән дә түбән булса, соңгы ике дистә ел эчендә күрсәткеч өч тапкырга якын күтәрелә. Үзебезнең чималдан җитештерелгән 6 миллион тонна шикәр комы дәрәҗәсенә 2017 елда ирешелә. Һәм шушы вакыттан башлап, Русия әлеге продукция импортыннан баш тарта. 2017 елда, шулай ук, Русия шикәр комын үзе чит илләргә сата башлый.
Башкортстанда быел шикәр чө­гендеренең тулай җыемы 1,3 миллион тоннадан артып китте. Республика чөгендерчеләре өчен дә ел уңышлы булды. Мондый кү­ләм­дә чимал җые­луы республика халкының шикәр комына булган ике еллык ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитә­чәк.
Югарыда әлеге культураны үс­терүнең елдан-ел кыйммәтләнә баруы турында бәян иткән идек. Мондый шартлар Башкортстанның чөгендер игүчеләренә нинди йогынты ясаячак? Чималны күбрәк җитештерү аграр хуҗалыкларга продукцияне үтемле итүне туктатмасмы? Билгеле, әлеге сорауга бүгеннән бер эксперт та төгәл җавапны бирергә ашыкмас.
Шикәр чөгендере үстерү белән, нигездә, 18-20 район шөгыльләнә. Быел һәр гектардан уртача 300 центнер чамасы чимал җыеп алынды. Уфа районында күрсәткечне 370 килограммга якынайттылар. Әлбәттә, шикәр комы күп, дигән сылтау белән киләсе елда “татлы тамыр” игүче районнар кимемәсме, дигән сораулар да туа. Борчылырга урын юк кебек. Чөнки күптән түгел республика Башлыгы Радий Хәбиров, төрле көтел­мәгән шартлар булу ихтималлыгын исәпкә алып, үзебездә шикәр комының “тиелгесез запас”ын булдыру мәсьә­ләсен күтәрде.
— Безнең базар һәрвакыт шикәр комы белән тулы булырга тиеш, без аны эшли алабыз, — диде Радий Фә­рит улы. — Шикәр комы җитештерү югары технологияле һәм шуның өчен дә безгә төп ышанычлы булган Раевка шикәр заводын тагын да модерниза­цияләргә кирәк... Аграрийлар тырышлыгы белән республикада шикәр комы эчке ихтыяҗдан күбрәк җитештерелә. Узган елда мәсәлән, медицина нормасы буенча һәр башкортстанлыга тулай алганда 32 мең тонна шикәр комы кирәк булса, республикада ул 150 мең тонна җитештерелде. Чишмә һәм Раевка заводлары модерни­зацияләнде һәм бу эш алда да дәвам итәчәк. Эш шуңарда: без башка төбәк­ләр белән бер икътисади киңлекләрдә яшибез, ә республиканың көнчыгышы ягындагы төбәкләрдә шикәр чөгендере бик аз күләмдә үстерелә. Ел башында шикәр комы бәясенең килограммы 90-100 сумга җитеп, ажиотаж тудырганын да онытмыйбыз.
Белешмә. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, шикәр комына еллык ихтыяҗ 90 мең тоннадан артмый. Шул ук вакытта эшкәр­түче заводлар яңа уңыштан 275 мең тонна продукция алырга планлаштыра. Димәк, шикәр комы өч елга җитәрлек күләмдә булуы да ихтимал.
Шунысы да игътибарга лаек: шикәр комының артык җитештерелүенә аграрийлар артык игътибар итми кебек. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, аларны продукциянең үтемсез булу куркынычы борчымый да кебек. Бәлки, республика Башлыгы Радий Хәбиров­ның запас туплау кирәклеге турындагы тәкъдиме ышаныч биргәндер?
— Быел “татлы тамыр”ны 44 мең гектарга үстердек, киләсе елда аның мәйданын 50 мең гектарга җиткерү планлаштырыла, — ди республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗа­лыгы министры Илшат Фазрахманов.
“Медаль”нең икенче ягы да бар. Быел әлеге продукция хакының 100 сумга кадәр күтәрелгәнен генә түгел, 30 сумга кадәр төшкәнен дә онытмый аграрийлар. Шушы һәм башка сәбәп­ләр белән соңгы елларга кадәр шикәр чөгендере үстерү флагманнары бул­ган Кырмыскалы, Авыргазы, Бүздәк һәм тагын берничә районда әлеге культура мәйданнары күзгә күренеп кимеде. Хәзер хәл тагын элекке “тәр­тәгә” кереп бара, ягъни плантация мәй­даннары арта. Тик бу үсеш озакка барырмы? Анысын дөньяда, илнең эчке сәүдә базарындагы хәл-шартлар күрсәтер.

Олег Төхвәтуллин.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас