Гомумән алганда, Башкортстан ил субъектлары арасында “басучылыкта-игенчелектә хәвефле зона” территорияләренә караса, республикабызның төньяк-көнчыгыш төбәкләре, аерым алганда, Караидел районы, шул хәвефле дип исәпләнүчеләр арасында да авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен бик уңайлылардан саналмый. Ләкин быел табигать шартлары берничә ел зур сынауларга дучар булган республика игенчеләрен күптән күрелмәгән һәм, дөресен генә әйткәндә, көтелмәгән уңышлары белән сөендерде. Узып баручы елга йомгак ясап, бүген без әлеге район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Нәфис ГӘРӘЕВка басучылык тармагындагы уңышларга кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Нәфис Фәнисович, быел басучылыкта ирешкән нәтиҗәләр үзегез өчен дә көтелмәгән булдымы? Ләкин бер үтенечем бар: җавабыгызны “быелгы катлаулы һава шартларына карамастан” дип башламасагыз иде...
– Алай ук димәсәм дә, игенче өчен һәр ел, һава торышы үзенең “сюрпризлары” белән килә: я язы, я җәе, я көзе кайчагында мул яңгыры, башка вакытта корылыгы белән берчә шатландыра, берчә борчуга сала. Барысы да Ходай кулында. Шул ук вакытта игенчеләрнең фидакарь хезмәтен, аларның авыл хуҗалыгы техникасы һәм ашламалар белән тәэмин ителү дәрәҗәсен, белгечләрнең, җитәкчеләрнең эшне дөрес һәм белеп оештыруын инкарь итеп булмый. Менә шушы хәл-шартларның барысының да вакытында үтәлүе, агротехник таләпләрдән тайпылмау, аграрийларның аларны һөнәри дәрәҗәдә башкарып чыгуы нәтиҗәсендә быел районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны 14186 гектарда игеп, уртача 24,7 центнер уңышка ирешеп, барлыгы 35036 тонна ашлык җыеп алынды.
– Бу кадәр уңышның район тарихында җыеп алынганы булдымы? Моңа нәрсә исәбенә ирешелде дип уйлыйсыз?
– Дөресен генә әйткәндә, мондый уңыш 1986 елда булган, диләр. Ул чакта колхозчыларга ашлыкны ихаталарына йөк-йөк китереп аударганнар. Ләкин мин инде боларны ишетеп кенә беләм. Әлеге вазыйфада уникенче ел эшләү чорында быелгыдай күләмдә ашлык җыеп алган чак булмады.
Сорауның икенчесенә килгәндә, моның сәбәпләре берничә. Югалтуларга юл куймаучы җитештерүчәнле техника күп сатып алынды, моңа Башкортстанда гамәлгә ашырылучы лизинг программасы бик ярдәм итә. Быел, мәсәлән, инвестор Юрий Житцов 5000 гектардан артык җирдә җаваплылыгы чикләнгән “Агро-Ресурс “Караидел” җәмгыятен оештырды (бу хуҗалык турында “Кызыл таң” гәзите аның беренче чәчү кампаниясеннән үк фоторепортаж әзерләп бастырды – Ф. Г.), ул заманча, югары җитештерүчәнле техника сатып алуга 54,5 миллион сум акча салды.
Техника паркын яңарту стратегиясен, шулай ук, “Зуевское”, “Нур+Р”, “Белый родник” җәм-гыятьләре, С. Хәйлатыйпов, Ф. Әлтдинов, З. Шәфыйков, В. Вәкилова, А. Мелконян хуҗалыклары дәвам итте. Гомумән алганда, быел район хуҗалыклары барлыгы 98,5 миллион сумлык заманча техника сатып алды.
Икенчедән, чәчү орлыгы, аның сыйфаты, репродукциясе, сорты бик мөһим роль уйный. Әйтергә кирәк, мәсәлән, фермер Сәйфелварис Хәйлатыйпов моңа аеруча зур игътибар бирә. Ул бөртеклеләр, бөртекле-кузаклы культуралар чәчүне елның-елында ашлыкның перспективалы, элита сортлары белән генә башкара.
Өченчедән, нәтиҗәле, төрле тәэсир итүче матдәләр белән баетылган ашламаларсыз югары уңышка өмет итәсе дә юк. Моны яхшы аңлап, Караидел игенчеләре быел барлыгы 500 тоннадан артык минераль ашлама сатып алды.
Дүртенчедән, елның, табигать шартларының уңышлы килүе – бик мөһим фактор. Һәм, әлбәттә, бишенчедән, моны хәтта иң мөһиме дип тә әйтергә кирәктер, ул – игенчеләребезнең, механизаторларның, шоферларның, агрономнарның, башка авыл хуҗалыгы белгечләренең намуслы, фидакарь хезмәте, тырышлыгы, һөнәри осталыгы, үз эше өчен җан атуы. Аларның бу эшчәнлеге олы мактау сүзләренә лаек.
– Ә дәүләт ярдәме?
– Әлбәттә, ансыз бер генә илдә дә, дәүләттә дә, аграр тармакта да бу катлаулы эшчәнлек төрен алып бару мөмкин түгел, шуңа да без сүзебезне шуларның берсе – агролизингтан башладык. Алардан тыш та төрле программалар буенча субсидияләр, ташламалар бирелә. Әйтик, үсемлекчелек тармагына быел дәүләттән 15 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. Моның никадәр мөһим булуын район хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин да яхшы аңлап эш итә. Шуңа да былтыргы корылык нәтиҗәләрен җиңеләйтү максатында, югарыда әйтелгән ярдәмнән тыш, Айдар Әнгам ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә район бюджетыннан да 5 миллион сум бүлеп бирү турында карар кабул итте. Шушы акчаларга беренче репродукцияле 500 тонна бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары орлыгы сатып алынды. Болардан тыш, хуҗалыклар 556 тонна элита орлык кайтартты.
– Караидел районының яртысы дала зонасында урнашкан, шуңа да авыл хуҗалыгы оешма-предприятие-кооперативлары сездә әллә ни күп түгел. Шуларның кайсылары аеруча уңышка иреште?
– Беренче чиратта гомум уңышка тоемлы өлеш керткән “Зуевское”, “Нур+Р”, “Белый родник” җәмгыятьләрен, С. Хәйлатыйпов, И. Хәйдәров, Д. Яникеев, З. Шәфыйков, Э. Оджахвердиевның крестьян-фермер хуҗалыкларын телгә аласым килә. Мәсәлән, “Зуевское” хуҗалыгында уңдырышлылык, уртача алганда, һәр гектарыннан 32,8 центнерга җитте, арпа басуы – 64, 3, солының мал азыгы өчен тәгаенләнгән “Урал-2” сорты гектарыннан 55 центнер белән сөендерде.
– Бәй, сез Кубаньны куып җиткәнсез түгелме соң? Нә-фис Фәнисович, бераз шыттырмыйсызмы?
– Шыттыру юк, һәм Кубань белән чагыштыруыгыз да әйбәт, әлбәттә. Ләкин анда гектарыннан 80-90 центнер алалар. Башкортстанда уңдырышлы туфраклы җирләр күп, Кубаньдагы кебек климат бездә дә булса, анысына да омтылып булыр иде. Ә югары күрсәткечләргә килгәндә, сүз бит аерым басулардагы аерым культуралар турында гына бара, шуңа да монда һич арттыру юк.
– Мондый зур уңышларга ирешкән игенчеләрнең шундый бәрәкәтле ел тәмамлан-ганда район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы авызыннан мактау сүзләре дә ишетәсе киләдер...
– Әлбәттә, үз вакытын, көчен, тәҗрибәсен, тырышлыгын салып, басуларда, фермаларда эшләүче, икмәк, ит, сөт җитештерүче һәр авыл хуҗалыгы хезмәткәре олы рәхмәт сүзләренә лаек. Аларның хезмәте җиңелләрдән түгел, шуңа карамастан, аларның күпләре тоемлы нәтиҗәләргә ирешә.
Игенчеләргә килгәндә, “Зуевское” җәмгыятеннән Алексей Алексеев, Мөдәрис Тимуршин, Илдар һәм Салават Рияновлар, Илүс Закировны, фермер Хәйлатыйпов хуҗалыгыннан Ирек Гыйльмияров, Фәнгать Миңнегалиев һәм башкаларны телгә алмыйча мөмкин түгел. Чын җир улы, 75 яшьлек Глимхан Котлыяров кебек фидакарь җан үзе генә дә ни тора! Башка хуҗалыкларда да фидакарь ир-егетләр, терлекчелек тармагында алдынгы хатын-кызларыбыз байтак.
Елны уңышлы гына тәмамлап киләбез, моның өчен төбәгебезнең авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче барча хезмәткәрләргә Караидел районы хакимияте исеменнән олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм! Алдагы еллар да шулай имин килсен, дип телисе килә. Крестьянны, аның рухын, күңелен сөендерүче мондый уңышлар ешрак булсын!
Фәнис ГӘРӘЕВ.
Караидел районы.
(Мәкаләне әзерләгәндә районның “Караидел хәбәрләре” гәзите материаллары файдаланылды).