+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
13 декабрь 2022, 13:14

Авыл хуҗалыгын үстерүгә 600 миллион сум бүленәчәк

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров икътисад һәм социаль өлкәгә ярдәм итүгә бәйле федераль яңалыкларны билгеләде.

Авыл хуҗалыгын үстерүгә 600 миллион сум бүленәчәкАвыл хуҗалыгын үстерүгә 600 миллион сум бүленәчәк
Авыл хуҗалыгын үстерүгә 600 миллион сум бүленәчәк

"Русия Президенты йөкләмәсен үтәү кысаларында ашыгыч медицина ярдәме машиналары паркын яңарту һәм мәктәп автобусларын сатып алу дәвам итә. Киләсе ел башында төбәкләргә 2 мең шундый транспорт чарасы киләчәк. Безнең республика 14 ашыгыч ярдәм машинасы һәм 45 мәктәп автобусы алачак. Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгының муниципалитетларга машиналар бүлүне тәэмин итүләрен сорыйм.

Агросәнәгать комплексына җитди ярдәм. Киләсе елның 1 гыйнварыннан терлекчеләр мөгезле эре терлек үстерүгә һәм аннан соң продукция җитештерүгә чыгымнарны каплауга субсидияләр алачак. Барлыгы бу максатларга 600 миллион сум каралган.
Моннан тыш, 12,6 миллиард сум «АПК продукциясен экспортлау» федераль проекты кысаларында программаларны гамәлгә ашыруда катнашучы аграрийларга ярдәм итү өчен җибәреләчәк.

Русия Хөкүмәте авыл хуҗалыгы өлкәсендә төбәк инвестицион проектларын гамәлгә ашыру өчен якынча 8 миллиард сум бүлеп бирә. Акчалар сөт һәм ит фермаларын, авыл хуҗалыгы продукциясен саклагычларны, селекция һәм нәсел үзәкләрен төзү һәм ремонтлау чыгымнарын өлешчә компенсацияләү өчен каралган. Шул ук вакытта Башкортстан 600 миллион сум алачак. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әлеге федераль ярдәм чаралары турында мәгълүматны республиканың профильле предприятиеләренә җиткерүегезне сорыйм".

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас