

Бу җәһәттән шуны билгеләү урынлы: тармактагы уңай үзгәрешләр төбәктә авыл хуҗалыгында кадрлар мәсьәләсенең кискенләшүенә дә китерде. Ашлык нык уңган агымдагы елда бу аеруча нык сизелде. Алдагы чорда механизатор һәм терлекчеләргә, гомумән, аграр белгечләргә кытлык булмасын өчен әлеге мәсьәләнең төбәктә көн үзәгенә басуы да шуннан.
Матур башлангычта тәҗрибә мәйданчыгы итеп район үзәгендә урнашкан 2нче мәктәпнең сайлануы исә биредә элек тә һөнәри юнәлеш буенча эшчәнлеккә максатлы караш булуына бәйле. Мәктәп белән танышканда чарада катнашучылар моңа янә бер кабат инанды. Махсуслашкан сыйныф бүлмәсендә авыл хуҗалыгы әсбаплары урнаштырылган, “Агросыйныф” проекты турында бай мәгълүмат бирелгән. Әйткәндәй, башлангычны тормышка ашыруда турыдан-туры катнашучылар сыйфатында республиканың Авыл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән министрлыклары, шулай ук Башкорт дәүләт аграр университеты чыгыш ясый.
Махсуслашкан профильле агросыйныф ачылуга багышланган чарада катнашучы мәгариф хезмәткәрләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләре, эре аграр предприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә “түгәрәк өстәл” оештырылды. Җанлы әңгәмә барышында районның агросәнәгать комплексындагы проблемалардан кадрлар мәсьәләсе үзәк урынны алып торуы аңлашыладыр. Сер түгел, соңгы елларда чыгарылыш сыйныф укучылары һөнәр сайлаганда өстенлекне медицина, нефть тармагы белгечлекләренә бирә, ә шул ук вакытта авылга эшкә кайтырга атлыгып торучылар азайганнан-азая. Гомум төс алган әлеге проблеманы хәл итү максатында дәүләт тарафыннан чаралар, әлбәттә, күрелә, әмма аларның нәтиҗәсе көтелгәнчә түгел, һәрхәлдә, авыл хуҗалыгында хәлне уңай якка үзгәртми. Мондый шартларда мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирүдә аграр тармак белгечлекләре алгы планда торырга тиеш, чөнки бу илдәге аграр сәясәткә нык бәйле. Моңа өстәп, хезмәт базарында авыл хуҗалыгы белгечләренә, атап әйткәндә, механизаторларга һәм терлекчеләргә генә түгел, агрономнар, инженерлар, зооветбелгечләргә дә ихтыяҗ зур. Балаларда әлеге һөнәрләргә омтылыш мәктәп елларында ук салына, дип билгеләнде “түгәрәк өстәл”дәге чыгышларда. Гамәлгә куелган “Агросыйныф” проекты кысаларында исә бишенче сыйныф укучылары профильле укытыла башлаячак.
Һөнәри юнәлеш бирү район чарасында республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ләлә Дәүләтбаева, Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, аның урынбасарлары Данир Әхмәдишин, Айдар Солтангулов, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә Чупова, Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәүче белгече Миләүшә Нуретдинова, Аграр университетның һөнәри юнәлеш бирү секторы мөдире Алия Атажанова катнаштылар. Эшлекле чара барышында Ләлә Дәүләтбаева һәм Раевка авылы мәктәпләре директорлары, шулай ук Әлшәй районының әйдәүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Аннары бишенче сыйныф укучыларын “Агросыйныф”ка кабул итү тантанасы үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан аларны чараның мәртәбәле кунаклары тәбрикләп, аграр тармак билгесе – яшел галстуклар такты.
— “Агросыйныф” проекты Әлшәй районында беренче тапкыр гына кулланыла, ләкин аның уңай нәтиҗәләр бирәчәгенә шик юк, — диде Ләлә Дәүләтбаева. — Тоташ республикада исә хәзерге чорга аларның саны 65кә җитте. Бу юнәлештә эшнең дәвам итәчәгенә ныклы ышаныч бар, чөнки агросәнәгатьтә соңгы чорда зур үзгәрешләр күзәтелә, мәсәлән, санлы технологияләр киң таралыш алды. Җитештерү куәт-ләре заманча корылмалар һәм алдынгы техника казанышлары белән җиһазландырыла. Әлеге яңалыкларга бәйле, авылда механикалаштыруны автоматлаштыру алыштыра, нәтиҗәдә, эш процесслары җиңеләя, ә бу, иң беренче чиратта, яшьләрне җәлеп итә. Аннары фидакарь, намуслы хезмәтнең бәһасе дә артты, хәзер хезмәт хаклары югары. Әлеге үзгәрешләр яшьләрне дә җәлеп итә, шуңа да авыл хуҗалыгының киләчәге якты, дип расларга нигез бар.
Авыл хуҗалыгы сыйныфларында белем алуның нечкәлекләре турында җентекле итеп аграр университет белгече Алия Атажанова сөйләде. Ул белдерүенчә, “Агросыйныф” махсус программасы профильле предметлардан химия һәм биологияне тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән, ул янә дә үсемлекчелек һәм терлекчелек, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, авыл хуҗалыгы биотехнологияләре буенча бай мәгълүмат бирә. Шулай ук авылда эшкуарлык белән шөгыльләнү, экология мәсьәләләре алгы планга куела. Тоташ алганда, авыл хуҗалыгы сыйныфларының эшен оештыру күпьяклы хезмәттәшлеккә нигезләнә, белем бирүче укытучылар сыйфатында аграр университет галимнәре чыгыш ясый, алдынгы тәҗрибә белән республика агросәнәгатенең күренекле белгечләре, эре предприятиеләр җитәкчеләре уртаклаша. Уку программасында Башкортстанның әйдәүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренә экскурсияләр оештыру да каралган. Яхшы укучы балаларга стипендия түләнә. Гомумән, агросыйныфта алган белем укучыларга көндәлек тормышта да ярдәм итәчәк.
Аграр тармакны сайлаган укучыларга үзенең ихлас теләкләрен Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин да җиткерде.
— Бүген гамәлгә кертелгән “Агросыйныф” проекты уңышлы, озайлы һәм нәтиҗәле булыр, әмма иң мөһиме – тормышчанлыгын һәм нәтиҗәлелеген күрсәтер, дип ышанам. Димәк, безнең аграр предприятиеләргә әзерлекле кадрлар туплау буенча эш башланды. Шундый ук махсус сыйныфларны районның башка мәктәпләрендә дә булдыруны күздә тотабыз. Ягъни район укучыларының зур гына өлеше, авыл хуҗалыгына бәйле һөнәр сайлап, язмышын туган төбәге белән бәйләячәк. Монысы аеруча мөһим, чөнки әзерлекле белгечләр туган ягында кала. Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагының ышанычлы кулларда булуы төбәкнең киләчәге дә өметле икәнлеген аңлата, — диде ул.
Максатлы программалар нигезендә оештырылган һөнәри юнәлештәге сыйныфларга төбәкнең аграр предприятиеләре дә зур өметләр баглый. Ни өчен дигәндә, биредә алар өчен дә белгечләр әзерләнә. Шуны күздә тотып, чара эшендә районның әйдәүче предприятиеләре җитәкчеләре бик тә актив катнашты. Эшкә җәлеп итү максатында байтак эшлекле тәкъдимнәр яңгырады.
Айгөл Мөхәммәтдинова.