+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
20 декабрь 2022, 10:15

Алар өчен төпкел авыл юк!

Зур социаль җаваплылык тоеп эшләүче “Башпотребсоюз” оешмасы составындагы “Уңыш” кооперациясе шәхси малтабарлар эз суыткан иң ерак торак пунктлар халкын да өзлексез рәвештә кирәкле продукция белән тәэмин итә.

Алар өчен төпкел авыл юк!Алар өчен төпкел авыл юк!
Алар өчен төпкел авыл юк!


Башка төбәкләрдә ничектер, иллә мәгәр Федоровка районында “Башпотребсоюз” оешмасы составындагы “Уңыш” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе, чын мәгънәсендә, зур социаль җаваплылык тоеп эшли, дисәк, һич арттыру булмастыр. Һәрхәлдә, нигездә, табыш артыннан куып, товар ташып, сәүдә итү акча китермәгән, нәтиҗәле булмаган ерак авыллардан читләшкән шәхси малтабарлардан аермалы буларак, әлеге оешманың ике “УАЗ” машинасы районның Юлдаш, Михайловка, Яңа Софиевка, Әтәч, Ишбүләк, Югары Алыштын, Алешкино кебек иң төпкелдәге торак пунктларны да ике көнгә бер барлык кирәкле азык-төлек һәм көнкүреш товарлары белән тәэмин итеп тора. Гәрчә бу торак пунктларда кибет тотып, аларны хезмәтләндерү җәмгыять өчен аерым очракларда табыш китерү түгел, хәтта зыянга килеп чыкса да.

– Безнең өчен төпкел авыллар юк. Һәм без шәхси малтабарларны үзебез өчен көндәш, конкурент итеп күрмибез. Беренчедән, без, табыш алудан бигрәк, социаль бурыч башкаруны алгы планга куябыз. Икенчедән, нигездә, арзангарак алып, кыйммәткәрәк сатуга корылган шәхси малтабарлар эшчәнлегеннән аермалы буларак, без сәүдәгә чыгарган продукция­нең 60 проценттан күбрәген үзебездә җитештерәбез. Төрле базалардан алган 40 процент чамасы товарларга да үзебез тотынган чыгымнардан артык хак куярга тырышмыйбыз. Шуңа да авыллар халкы безнең машиналарыбызны көтеп ала, алдан заказ бирә, кибетләребездән кеше өзелми, – ди бу уңайдан “Уңыш” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе рәисе Илшат Дашкин.
Моңа кадәр җитештерү, сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә үзаллы эш иткән “Уңыш” кооперациясе 2021 елда “Гермес” кулланучылар җәмгыятен дә үз составында берләштергән. Шул рәвешле 47 кеше хезмәт салган предприятиенең бүген үз ит каклау һәм пилмән җитештерү цехлары, икмәк-булка һәм кондитер изделиеләре җитештерү производстволары, район үзәген­дә зур банкет залы һәм аерым кунак бүлмәләре булган үз ашханәсе, кайнар чебуреклар белән сыйлаучы кафесы бар. 100дән артык төр продукция җитештерелгән производство тармагында 30 кеше хезмәт салса, калган 17 хезмәткәр сәүдә өлкә­сендә мәшгуль. Бу җәһәттән, югарыда телгә алынуынча, уннан артык авылда үз кибетләре булган “Уңыш” кооперациясе төпкелдәге торак пунктлар халкын да ике көнгә бер иң кирәкле товарлар белән тәэмин итеп тора.
– Әйе, кайчакта ерак, юлы шәптән булмаган авылларга көн аралаш машина куу үзен акламый да. Әйтик, агымдагы елның беренче яртысы йомгаклары буенча Юлдаш авылындагы эшчәнлеге­без зыянга булып чыкты. Әмма, шуңа карамастан, анда моңа кадәр эшләгән шәхси малтабардан аермалы буларак, без авылны калдырмадык. Ул китте, ә без калдык. Тугыз ай йомгаклары буенча анда эшчәнлегебез дә зур булмаса да, табыш белән булды. Чөнки гадел рәвештә, социаль җаваплылык тоеп эшләгәч, урындагы халык та безгә тартыла. Шундый ук хәл Алешкино авылы буенча да күзәтелә. Биредә, әлбәттә, беренче чиратта халык белән тыгыз бәйләнештә эшләгән, аларны сыйфатлы итеп хезмәт­ләндерүче сатучыларыбызга зур рәхмәт сүзләрен әйтергә кирәк, – ди Илшат Мидхәт улы.
Бу җәһәттән “Уңыш” коопера­циясенең товар әйләнеше дә, продукция җитештерү күләме дә агымдагы елның ун ае йомгаклары буенча 20шәр миллион сум тәшкил иткән.
– Бу – узган ел дәрәҗәсендә һәм аннан беркадәр күбрәк. Һәм әлеге тармакта ярыйсы ук яхшы күрсәткечләр артында, беренче чиратта, коллективыбызның маяклары булган фидакарь хез­мәткәрләребезнең тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Әйтик, кондитер цехының нәтиҗәле эш­чәнлеген беренче сменада Альбина Латыйпова, икенче сменада Валентина Львова җитәкчелеген­дәге пешекче осталарыбыз тәэмин итсә, каклау цехында эш­ләрнең көйле баруын тәҗрибәле технолог Гаврил Митрофанов тәэмин итә. Ирина Барышникова җитәкләгән пилмән цехы продукциясе дә Федоровка төбәге халкында зур ихтыяҗ белән файдалана. Сатучыларыбыздан исә аеруча Юлдаш авылыннан Мөнәвә­рә Морзабаеваның, Ключевкадан Оксана Журинкованың, Яңа Софиевкадан Ләйсән Воробьеваның тырыш хезмәтен билгеләр идем. Ә инде иң төпкелдәге кибетләрне дә, һава торышының нинди булуына карамастан, һәрдаим авыл кешесе өчен иң кирәкле продукция белән өзлексез рәвештә “УАЗ” машиналарын һәм “Lada” базасындагы фургоннарны хезмәтлән­дерүче алыштыргысыз водитель­лә­ребез Иван Хромов һәм Иван Романов тәэмин итеп тора. Гомум туклану юнәлешен үрнәкле итеп алып баручы Рәфилә Ганиева һәм Федоровка районы халкын кайнар чебуреклар белән сыйлаучы Лилия Туктарова җитәк­ләгән коллективлар эшчәнлеге дә зур мактауга лаек. Баш бухгалтер Зөлфия Сабитова исә барлык эшчәнлек юнәлешендә төгәл исәп-хисап һәм тәртип булуын тәэмин итә, – диде бу уңайдан Илшат Дашкин.
Илшат Мидхәт улы районда кооперация эшчәнлеген үстерүдә “Башпотребсоюз” җәмгыятенең яңа җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтүен дә аерым сызык өстенә алды.
– Югарыдагы оешма ярдәме белән быел гына да 12 кешене укытып кайтардык. “Башпотребсоюз” җәмгыяте белгечләре яңа технологияләрне үзләштерүдә, аларны производствога кертүдә дә зур методик ярдәм күрсәтә. Эшләребез алга бара икән, бу уңышларда югарыдагы оешма­ның да өлеше зур, – диде Илшат Мидхәт улы.
Хәер, моңа кадәр дә җаваплы җитәкче вазыйфалар башкарган Илшат Дашкин бер ел элек үз кулларына алган “Уңыш” коопера­циясенең үзендә дә югарыдан ярдәм көтеп, кул кушырып утырмыйлар. Әйтик, быел үз акчалары исәбенә төп бинаның түбәсен яңартып корганнар. Җитештергән продукция тагын да сыйфатлырак, тәмлерәк булсын һәм базарда көндәшлекне тотсын өчен гриль-мичләр сатып алганнар.
– Елны 1 миллион 600 мең сумлык зыян белән башлаган идек. Алты ай йомгаклары буенча ул 111 мең сумга калды. Ә тугыз ай нәтиҗәләре буенча табышлы эшчәнлеккә чыктык. Ел йомгаклары буенча ул тагы да зуррак булачак. Шушы рәвешле предприятиене савыктыра, үстерә барып, Федоровка районы сәүдә­сендә һәм җитештерүендә аның тоткан урынын тагын да ныгытуны, куәтләрне үстерүне төп максат итеп куябыз, – диде, киләчәккә бурыч-максатлар хакында да җиткереп, Илшат Дашкин.
Йомгаклап, елны күркәм нәтиҗәләр белән тәмамлаучы алдынгы хезмәт коллективына яңа елда тагын да югарырак уңыш-казанышлар, ниятләгән барлык максатларының тормышка ашуын телисе генә кала. Зур социаль җаваплылык тоеп, эшчәнлек алып баручы “Уңыш” кооперациясенә һәрвакыт югары уңышлар гына юлдаш булсын!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас