+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 декабрь 2022, 06:22

Интервенция авыл хуҗалыгына ярдәм итә

Башкортстанда быелгы ашлык интервенцияләре кысаларында биржа сәүдәсе бара.

Инвервенция авыл хуҗалыгына ярдәм итәИнвервенция авыл хуҗалыгына ярдәм итә
Инвервенция авыл хуҗалыгына ярдәм итә

21 декабрьгә сәүдә барышында1 миллион 788 мең сумлык 127 мең тонна ашлык сатып алынган. Продукция Кырмыскалы, Җиргән, Мәләвез, Илеш элеваторларында һәм Әбҗәлил районында «РЕСО» компаниясе куәтләрендә урнаштырылган.

- Башкортстан Республикасы буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең Федераль интервенция фонды запаслары өчен ашлыкны саклауның гомум куәте 255,6 мең тонна тәшкил итә, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Бу планда эш дәвам итә, активлык үсә, чөнки ашлыкка бәя интервенцияләр кысаларында бүген базарда урнашканнардан югарырак.

Шуны билгеләп үтү мөһим: интервенцияләр Федераль интервенцион фонд запасларын формалаштыру буенча дәүләт бурычын үтәү өчен кирәк. Авыл хуҗалыгы министрлыгы планнарында - 2024 елга кадәр 3 миллион тонна ашлык запасы формалаштыру.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас