Токымчылык заводы үзенең данлыклы игенчеләр, терлекчеләр династияләре белән горурлана. Аларның иң күп санлысы – Губаевлар гаиләсе. Станислав Алексеевич – барлык гомерен игенчелек тармагына багышлаган кеше, тормыш юлдашы Наталья Макаровна исә – алдынгы савучы. Алар бүген дә җиң сызганып эшләп йөри. Үзләре кебек үк уңган, тырыш, тәртипле биш ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар бишесе дә туган хуҗалыкларында намуслы хезмәт сала. Валерий Губаевка – ашлык җыю комбайны, трактор, Владиславка йөктөягеч ышанып тапшырылган, Вадим һәм Виктор йөк машинасы һәм тракторга идарә итә, Виталий – терлекче. Егетләрнең һәркайсы – алыштыргысыз хезмәткәр. Техниканы биш бармаклары кебек беләләр, ремонт таләп ителсә, беркемгә ялынмый, тиз генә көйләп тә куялар.
Горшков хуҗалыгына командировка вакытында безнең фотообъективка туңга сөрүдә эшләүче Валерий Губаев эләкте.
– Бу уңган егет берничә төрле техникада эшли, – диде токымчылык заводы җитәкчесе Тәнзилә Идрисова. – Язын “Туман-2” ярдәмендә басуларны гербицид белән эшкәртә. Кызу урак чорында ашлык җыю комбайны штурвалы артында булса, туңга сөрүдә дә төп йөкләнеш аның иңнәрендә. Быел 403 гектар мәйданда уҗым культуралары да чәчте. Булдыклы, тырыш хезмәткәребезгә күптән түгел генә сатып алынган “Кировец – 742” тракторын да тапшырдык.
– Эшем бик ошый. Туган авылымда калганыма һич кенә дә үкенмим, – ди Валерий. – Кечкенәдән әтиемнең тракторына утырып йөрергә ярата идем, шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, кая барырга дип аптырап, икеләнеп тормадым: үзебезнең райондагы Иске Уртай авылы һөнәрчелек училищесында укып чыктым да туган авылымда төпләндем.
Валерийны авылдашлары уңган игенче итеп кенә түгел, оста гармунчы, җырчы буларак та беләләр. Ул Бәйгелдедә һәм район күләмендә үткәрелүче мәдәни чараларда, концертларда актив катнаша, берничә ел, төп эше белән беррәттән, авыл клубында тавыш операторы вазыйфасында да хезмәт салган.
– Безнең гаиләдә барыбыз да җыр-моңга мөкиббән кешеләр, – ди Валерий. – Картәтиебез дә гармунда уйный иде. Әтиебездән без дә бу уен коралы серләренә өйрәндек. Бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да җырлап яшибез. Без гармунда уйнасак, әниебез бик моңлы итеп җырлый.
– Биш улым – биш горурлыгым минем, – ди Наталья Макаровна. – Тәүфыйклылар, эчмиләр, тартмыйлар, хезмәт сөяләр. Әле дә алар, монысы хатын-кыз эше, дип аерып тормыйлар, ялт иттереп өйне дә җыештырып куялар, коймакка кадәр пешерә беләләр.
Губаевлар үзләрен: “Без туган якның китмәс кошлары”, ди. Туган авылларында йорт төзү хыялын бер-бер артлы тормышка ашыралар, бу зур эштә дә егетләр бер-берсенә зур терәк. Ә аларның династиясенең “Горшков” хуҗалыгындагы хезмәт стажын бергә кушсаң, 180 елдан да артып китә!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Фото: М.Латыйпова