

Республикада ашлыксаклагычлар күләмен бер ярым тапкыр арттырырга карар ителде.
Башкортстанда җыелган бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 миллион тоннага арткан. Быел игенчеләр 5,1 миллион тоннадан артык ашлык җыйган, ә элеваторларның һәм саклагычларның тулаем күләме 4 миллион тонна тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, элек республикада саклау күләмнәрен киңәйтү кирәкмәгән, чөнки мондый уңыш 1986 елдан бирле булмаган, ул вакытта Башкортстанда 5,9 миллион тонна ашлык җыелган.