

- Былтыр авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар 430 трактор, 161 ашлык җыю һәм 38 үзйөрешле азык җыю комбайны, 57 үзйөрешле сиптергеч, 830 берәмлек туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары һәм башка төр техника сатып алды, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Бу - яхшы күләм. Шунысы сөендерә: техник паркны яңарту бернигә дә карамастан дәвам итте, һәм без киләсе сезонга ышанычлы әзерләнә алабыз. Үткән елда төбәк аграрийлары рекордлы уңыш үстерде, моңа шул исәптән барлык агротехнологик срокларны вакытында үтәү нәтиҗәсендә дә ирешелде, ә бу заманча техникадан башка мөмкин түгел.
Шуны да билгеләп үтү мөһим: 3,7 млрд. сумлык 647 берәмлек техниканы Башкортстан аграрийлары «Росагролизинг» җәмгыятенең ташламалы программалары буенча сатып алды.
Компания былтыр көз "Алдан броньлау-2022" дигән ташламалы яңа программаны эшләтеп җибәрде. Төп өстенлекләр арасында - аванс билгеләнгән очракта, аны түләү 2023 елның апреленә кадәр кичектерелә; төп бурыч буенча - 2023 елның 1 сентябренә кадәр; лизинг вакыты - 8 елга кадәр; кыйммәтләнү ставкасы - 3 проценттан.