Көнбатыш илләренең санкцияләре, беренче чиратта, Русия авыл хуҗалыгы җитештерүен киметүгә һәм азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә аяк чалуга юнәлтелгән. Әмма аграр тармактагы соңгы еллардагы казанышлар илебезнең һәртөрле сәяси һәм икътисади басымнарга каршы торырга сәләтле булуын күрсәтте. 2020 ел йомгаклары буенча, мәсәлән, авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты беренче тапкыр импорт күләменнән дә артып китте. Әлбәттә, тармактагы казанышлар, нигездә, эре аграр бизнес эшчәнлегенә туры килә. Соңгы биш елда, мәсәлән, рәсми чыганакларга караганда, гомумән алганда аларның җитештерүдәге керем әйләнеше
40 процентка үскән. Шул ук вакытта, авылдагы кече һәм урта бизнес мөмкинлекләре һаман да көтелгән нәтиҗәне бирми.
Экспертлар фикеренчә, тулай авыл хуҗалыгы җитештерүендә 42 процентны алып торучы кече җитештерүчеләрнең заем акчасын җәлеп итүдә мөмкинлекләре чикле. Сәбәбе — бурычка алганны аларның вакытында кайтарып бирүгә сәләтсезлеге. Билгеле, сүз төрле дәрәҗәдәге кооперативлар турында бара. Гомумән, башка илләр белән чагыштырганда, илебездә кооперация хәрәкәте сүлпәнрәк. Икътисади яктан алга киткән һәм үсеп килүче илләрдә кооперация аграр җитештерүдә мөһим роль уйный. Мәсәлән, Яңа Зеландиядә сөт җитештерүдә кооперативлар өлеше 90 процентка җитә. Сенегалда чикләвек бизнесының — 50 проценты, Кениядә мамык җитештерүнең 75 проценты — кооперациягә кергән оешмалар карамагында.
Русиядә кооперация хәрәкәтен оештыру һәм аңа дәүләт ярдәме булдыру белән бәйле закон чирек гасыр элек үк кабул ителүгә карамастан, көтелгән нәтиҗәләр күренми. Төрле сәбәпләр белән күпчелек авылларда кече аграр бизнес белән шөгыльләнүчеләр дә кооперациягә берләшергә, уртак проблемаларны бердәм көч белән хәл итәргә ашыкмый. Дөресрәге, теләми. Соңгы елларда Русиядә төрле формадагы кооперативларның
6 мең дәрәҗәсеннән әллә ни артмавының сәбәбе дә шуңа бәйле.
Башкортстан — авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары саны буенча илдә беренчеләр исәбенә керүче төбәк. Сан ягыннан гына түгел, ә төрле юнәлешләрдә аграр җитештерүне арттыруда кече һәм урта бизнесны оештырудагы тәҗрибәсе белән дә республика үрнәк итеп куела. Тармак министрлыгы мәгълүматлары буенча, алар 396 берәмлек тәшкил итә. Кооперативлар эшкәртү, тәэмин итү, хезмәтләндерү, бакчачылык һәм башка юнәлешләр буенча уңышлы эшли.
Әйтергә кирәк, республиканың агросәнәгать тармагында кече һәм урта малтабарлык субъектлары ел саен 600 миллион сум күләмендә төрле дәүләт ярдәме ала. Бу турыда күптән түгел республиканың авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының өченче съездында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. Республикада мондый формадагы кооперативларның эшчәнлегенә әлеге форумның мактаулы кунагы — Русия “Агроконтроль” авыл хуҗалыгы кооперативлары ревизиясе берлеге оешмасы җитәкчесе Андрей Морозов югары бәя бирде һәм Башкортстанда кооперация хәрәкәтенең ил төбәкләре өчен үрнәк булуын ассызыклады.
Республикада кулланучылар кооперациясенең үсеше, узган елгы йомгаклар, алда торган бурычлар һәм проблемалар турында сөйләвен үтенеп, республиканың Авыл хуҗалыгы мәгълүмати концультация үзәге директоры Ирек Сакаевка мөрәҗәгать иттек.
— Ирек Зөфәрович, үткән ел ахырында узган югары форумда республикада кулланучылар кооперациясе эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Башкортстан Күргәзмәләр залында (ВДНХ) үткән чарада төрле районнардан авылдагы кече һәм урта бизнес вәкилләре тәкъдим иткән продукция ассортименты да Мәскәү кунакларының уңай фикерен дәлилләде. Сез республика кооперация системасының узган елгы эшчәнлеген ничек бәялисез?
— Форумда аларның хезмәте яхшы бәһаланды. Билгеле, ил күләмендә үрнәк итеп куюның җаваплы ягы да бар. Димәк, без киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә бурычлы. Моңа ирешү өчен алшартлар бармы? Минемчә, без соңгы елларда кулланучылар кооперативының ничек эшләргә тиешлеген яхшы өйрәндек. Хәзер төп бурыч — алар үрнәгендә шушы хәрәкәтне үстерү һәм дәүләт биргән ярдәмнән нәтиҗәле файдалану. Хәзер бездә 396 кооператив бар. Бу — зур көч.
Белешмә. Башкортстанда 2019 елда – 120, 2020 елда – 52, 2021 елда – 26 һәм узган ел 28 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы оешкан. Алар 8 мең пайчыны (кооператив әгъзасын) бер-ләштерә. Пайчыларның 70 процентын — шәхси хуҗалыклар, 18 процентын фермерлар һәм калганын юридик берәмлекләр тәшкил итә.
Бәя бирүгә килгәндә, саннар аша күрсәтергә кирәктер. Елның тугыз аенда республикада әлеге юнәлештәге кооперативларның кереме — 2 миллиард сумга, ә бу системада эшләүчеләр саны 925 кешегә җитте. Әлеге күрсәткечләр 2021 елның шул чорында шушы ук тәртиптә 1,44 миллиард сум һәм 870 кеше иде. Биш кооперативның кереме исә 100әр миллион сумнан күбрәк булды. Әлеге күрсәткечләр республикада кооперациянең фаразланган дәрәҗәдән бераз сүлпәнрәк булса да, үсә баруын күрсәтә. Иң мөһиме: кооперациягә керүчеләргә эшләргә стимул бар, ягъни, пайчылар үз ихаталарында җитештерелгән продукциядән дә, кооператив-ның уртак керемнән дә табыш ала.
— Кооператив чыгымнарының бер өлешенең дәүләт тарафыннан субсидияләнүе дә кече һәм урта бизнес үсешенә уңай йогынты ясый. Республикада, гомумән, аларга дәү-ләт ярдәме ничек күрсәтелә?
— 2019 елдан “Кече һәм урта малтабарлык акселерациясе” дигән проект гамәлдә һәм ул кулланучылар кооперативы чыгымының бер өлешен кайтарып бирүне күз уңында тота. 2019-21 елларда, мәсәлән, 80 кооператив гомум суммасы 156,5 миллион сум субсидия алды. Ул, нигездә, чимал, техника һәм милек сатып алуга тотынылган чыгымнарны каплауга бирелде. 2021 елда, шулай ук, чыгымнарның бер өлешен каплауга юнәлтелгән программа кысаларындагы субсидия 127 миллион сум тәшкил итте. Узган ел шушы максатлар өчен бүленгән акча 172,9 миллион сумга җитте.
Билгеле, кооператив оештыру өчен уртак максатлар һәм эшләр белән бер-берсенә ышанган кешеләрнең туплануы мөһим. Ә дәүләт авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
— Районнарда күпме кооператив оештырылуын үзара чагыштырсак, кайберләрендә алар күбрәк булуы күзгә ташлана. Бу нәрсәгә бәйле: оештыру өчен кемнеңдер этәргеч бирүенәме, урындагы халыкның менталитетынамы? Бәлки, район җитәкчелегенең карашынадыр?
— Әйдәгез, башта шушы “чуарлык”ка күз ташлыйк. Стәрлетамак районында, мәсәлән, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары саны 22гә җитте. Баймак районында алар — 18, Мәчетледә — 13, Гафурида — 12, Белорет районында 10 берәмлек эшли.
Авыргазы районында берәү генә теркәлгән. Бөтенләй теркәлмәгән районнар да бар.
Анализ ясап караганда, иң беренче шул күзгә ташлана: икътисади яктан көчле, эре хуҗалыклар күп булган районнарда аларны оештыру авыррак бара. Ә инде зур аграр предприятиеләрнең кооперациягә кереп берләшү теләге юк. Әлегедәй кооперативлар Уфа районында күп. Сәбәбе — хуҗалык итүнең кече формаларына караган категориядәге берәмлекләрнең күплеге. Гадәттә, нәкъ шундый бәләкәй хуҗалыклар берләшергә тырыша да инде. Кулланучылар кооперативын оештыруга бернинди чик тә, каршылык та юк. Киресенчә, район хакимиятләренең авыл хуҗалыгы бүлегенә караучы Мәгълүмат-консультация үзәкләре мондый башлангычларга ярдәм итәргә, беренче чиратта, методик яктан булышлык күрсәтергә әзер. Кооператив оештыру өчен, минемчә, “база ноктасы”, ягъни, көчле фермер хуҗалыгы кирәк. Аграр предприятие, әлбәттә, мондый “база” булырга теләми, чөнки аның мөмкинлекләре болай да җитәрлек, ә инде кооперативта әгъза булырга каршы килмәс. Кооператив оештыру фермерга да җиңел түгел, чөнки, ул үз хуҗалыгы белән бергә яңа оешкан берәмлеккә дә идарә итәргә тиеш була. Бер сүз белән әйкәндә, оештыру өчен “генератор” кеше булу мотлак.
— Кабат форумга әйләнеп кайтыйк әле, Ирек Зөфәрович. Съездда республика кооперативлары җитәкчеләренең барысы да катнаша алмады, билгеле. “Иң-иң”нәре чакырылган булса да урын җитмәс иде. Форсаттан файдаланып, аларның уңышлы эшләгәннәрен санап чыксагыз иде.
— Күрсәткечләре түбәнрәк булганнарын гына барлап булыр, мөгаен. Чөнки, нигездә, барысы да җитештерә, үзен генә түгел, продукциясен күрсәтергә тырыша. Мисал өчен, Әлшәй районыннан “Исток” кооперативы 60ка якын пайчыны берләштерә. Берничә төрле сөт продукциясе җитештерә. Салават, Стәрлетамак, Ишембай, Күмертау шәһәрләрендә, Әлшәй, Бишбүләк һәм Дәүләкән районнарында сәүдә итәләр. 2018 елда 3 миллион сумлык грантка ия булдылар. 2019 елда кооперативны үстерүгә 10,5 миллион сум дәүләт ярдәме алдылар. Болардан тыш, 2019 һәм 2020 елларда сатып алынган авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары бәясен кайтаруга субсидия бирелде. Аскын районында “Тульгуз” кооперативы шәхси ихаталардан сөт җыя. Балтач районындагы “Акбар” кооперативы, шулай ук, шәхси ихаталардан җыелган чималны эшкәртү белән шөгыльләнә. Чишмә районының “Центральный”, Бакалы районының “Партнер”, Гафури районының “Дубрава” кулланучылар кооперативларының эшчәнлеген тәҗрибә мәктәбе үрнәге итеп куярга була.
Белешмә. Съезд кысаларында оештырылган күргәзмә-ярминкәдә республиканың 50гә якын кулланучылар кооперативы үзләре җитештергәнне тәкъдим итте. Өч көн дәвам иткән чарада барлыгы 3 миллион сумнан күбрәк авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды.
— Әлеге төр берәмлекләргә дәүләт ярдәме күрсәтү максатында 2023 елга нинди бурычлар куелды?
— Программа кысаларында бүленәчәк сумма турында сүз алып барганда, “Агростартап” грантына — 100 миллион сум, кооператив чыгымнарының бер өлешен субсидияләүгә бүленгәне — 204 миллион сум, “Гаилә фермасы”, “Агропрогресс” грантларына һәм кооперативларның матди-техник базаларын яңартуга каралган грантлар 100 миллион сумнан артык тәшкил итә. 2021 елда яңа кабул ителгән пайчылар санын 1500 кешегә җиткерергә тиеш идек һәм ул 30 кешегә күбрәк булды. Узган ел бу санны 2255кә җиткерү бурычы куелган булса, елның тугыз аенда ук яңа пайчылар 1700дән артып китте. Ел нәтиҗә-ләре буенча рәсми мәгълүматлар март аена кадәр әзер булачак. Бу елга әлегә фаразлар бирү авыррак, чөнки ул яңа кооперативлар оештыруга да, дәүләт акчасының ничек бирелүенә дә бәйле.
Аграр җитештерүдә кече һәм урта бизнесның активлыгын үстерү илнең авыл хуҗалыгы сәясәтендә мөһим бурыч буларак билгеләнә. Без республикада кооперация аша телгә алынган берәмлекләрдә продукция җитештерүне арттыруга игътибар бирәбез. Шәхси хуҗалыкларның үзара кооперациягә кереп берләшүенә өстенлек бирелә. Аларның шулай ук, бәрәңге, яшелчә үстерүдә, табигатьтә үскән төрле файдалы үсемлекләр җыюдагы активлыгын үстерү бурычы тора. Әлбәттә, кооперативлар җитештергән продукциянең кибеттә генә түгел, эре сәүдә нокталарында да күбрәк урын алуына ярдәм итәрдәй чаралар карала.
Йомгаклап шуны әйтергә телим: хәзер без республикада кулланучылар кооперативларын сан ягыннан арттыру бурычын гына түгел, ә аларның сыйфатын күтәрү, мөмкинлекләрен арттыру максатын куябыз. Чынлыкта, күреп өйрәнердәй тәҗрибәләр бар. Хөкүмәт ярдәмен ничек алу, аны дөрес файдалану буенча киңәш эзлисе түгел. Бизнес-план төзергә ярдәм итү хезмәте эшли. Эшчәнлегебездә яңа баскычка күтәрелү өчен шәхси хуҗалыкларны күбрәк тупларга һәм җитештерүнең төрле юнәлешләрнә кыюрак тотынырга кирәк. Кызганычка каршы, узган гасыр ахырында күмәклек белән көчле булган хуҗалыклар таралды. Хәзер яңа шартларда кабат берләшергә кирәк. Без бу максатка, һичшиксез, ирешәчәкбез.
Олег Төхвәтулллин әңгәмәләште.