+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
16 гыйнвар 2023, 16:26

«Башкорт балы» - республиканың визит карточкасы ул

Иглин һәм Гафури районнары бу юнәлештә алдынгы урыннарда.

«Башкорт балы» - республиканың визит карточкасы ул«Башкорт балы» - республиканың визит карточкасы ул
«Башкорт балы» - республиканың визит карточкасы ул

"Башкортстан Республикасы товар балы җитештерү буенча алда бара. Тулаем алганда, Идел буе федераль округы төбәкләрендә Русиянең 35 процентка кадәр товар балы җитештерелә", - диде бүгенге опертаив киңәшмдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Белешмә:
2021 ел нәтиҗәләре буенча: Русиядә товар балы - 64 225 мең тонна, Башкортстан өлеше - 9,1 процент.

Республика халыкларының табигый мохите, гореф-гадәтләре һәм йолалары төбәктә умартачылыкның киң колачлы үсешенә китерде. «Башкорт балы» бренды күптән инде республиканың танылган визит карточкасы булды.

Умарталыклар буенча Гафури һәм Иглин районнары алда бара, аларда 19 мең умарта гаиләсе исәпләнә. 11 районда 7 меңнән 10 меңгә кадәр умарта гаиләсе бар.

Республикада товар балын җитештерү күләмнәренең тотрыклы үсеш тенденциясе күзәтелә.
Умартачылыкны үстерү программасын гамәлгә ашыруның 4 елы эчендә товар балы күләме 23 процентка артты.
2019 елда «2019-30 елларга Башкортстан Республикасында умартачылыкны үстерү» комплекслы программасы расланды.

2022 ел нәтиҗәләре буенча җитештерелгән балның яртысыннан артыгы товар балын тәшкил итә, бу - 6,7 мең тонна яисә 2021 ел дәрәҗәсенә карата 115 процент.

Фото: vuzopedia.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас