+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
19 гыйнвар 2023, 07:10

Башкортстан – Белоруссия: хезмәттәшлек киңәя

Белоруссиянең "Гомель кою һәм нормальләр заводы" предприятиесе Башкортстан Республикасына "ЖВЗ" серияле иген ургычның кимендә 50 машина комплектын китерәчәк. Шуннан алга таба төбәк территориясендә гамәлдә булган берлектәге производстволар базасында ургычлар җитештерәчәкләр.

Башкортстан – Белоруссия: хезмәттәшлек киңәяБашкортстан – Белоруссия: хезмәттәшлек киңәя
Башкортстан – Белоруссия: хезмәттәшлек киңәя

Тиешле килешүне 18 гыйнварда Минскида Башкортстан рәсми делегациясенең Белоруссиягә визиты кысаларында имзаладылар. Документка имзаларын республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм "Гомель кою һәм нормальләр заводы" директоры Андрей Кузнецов куйдылар.

- «Гомель кою һәм нормальләр заводы» килешү шартлары буенча безнең аграрийларга машина комплектлары белән тәэмин ителә торган запас частьләргә 10 процентка кадәр ташлама бирәчәк, - диде Илшат Фазрахманов. - Бу «ЖВЗ» сериясендәге белорус ургычларын җыючы өч предприятиебезгә яхшы ярдәм булачак. Нәтиҗәдә, агрегатлар Башкортстан аграрийлары өчен кулайрак булачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас