Чараны Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев ачты.
- Бездә чимал сөт җитештерү күләме 32,6 миллион тоннадан артык тәшкил итте, бу, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк, диде ул. Министр ассызыклаганча, үсеш тармакның комплекслы ярдәме, гамәлдә булган предприятиеләрне модернизацияләү һәм яңа югары технологияле предприятиеләр ачу ярдәмендә мөмкин булды.
- Без ярдәм механизмнарын бераз карап чыгарбыз, бу, мөгаен, 2024 елдан эшләнер. Иң нәтиҗәле һәм финанс яктан тотрыклы проектларга ярдәм итүгә йөз тотабыз, - дип хәбәр итте Дмитрий Патрушев.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте