+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
30 гыйнвар 2023, 17:30

Авыл хуҗалыгы техникасы ремонтлана

Язгы кыр эшләренә әзерләнүдә төп бурычларның берсе – авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап, әзерлек сызыгына кую.

Авыл хуҗалыгы техникасы ремонтланаАвыл хуҗалыгы техникасы ремонтлана
Авыл хуҗалыгы техникасы ремонтлана
Авыргазы районы хуҗалыкларына бу уңайдан 126 трактор, 52 ашлык, 6 мал азыгы һәм 4 чөгендер комбайнын ремонтларга кирәк.
Көзге-кышкы чорда техниканы ремонтлау Ишле ремонт-техник предприятиесе, “Урожай” җәмгыяте, “Дружба” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында, “Салават” крестьян-фермер хуҗалыгында яхшы дәрәҗәдә оештырылган. Шулай, Ишле ремонт-техник предприятиесендә берьюлы 43 берәмлек техника – тракторлар, үзйөрешле сиптергечләр, ашлык һәм мал азыгы комбайннары һәм йөк машиналары ремонтлана. “Дружба”ның ике бүлекчәсендә 13 берәмлек техника төзәтелә.
“Чананы – җәй, арбаны кыш әзерлә” дигән халык мәкале һәркемгә яхшы таныш. Авыл хуҗалыгы техникасын да сыйфатлы итеп алдан әзерләп куярга кирәк. Мондыйлар, һичшиксез, отачак – язгы кыр эшләрен вакытында башлап җибәрә алачак.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас