+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
31 гыйнвар 2023, 13:20

Андрей Назаров: "Җир мәйданнары максатка ярашлы кулланылырга тиеш"

Республика Хөкүмәт йортында Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне хуҗалык әйләнешенә кертү турында фикер алышты.

Андрей Назаров: "Җир мәйданнары максатка ярашлы кулланылырга тиеш"Андрей Назаров: "Җир мәйданнары максатка ярашлы кулланылырга тиеш"
Андрей Назаров: "Җир мәйданнары максатка ярашлы кулланылырга тиеш"


Премьер-министр ассызыклаганча, 2030 елга илдә 13 миллион гектардан артык авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр әйләнешкә кертелергә тиеш. Бу авыл хуҗалыгы, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә 60 меңнән артык өстәмә эш урыны булдыруны тәэмин итәчәк. Башкортстанда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең гомум мәйданы 7,3 миллион гектар тәшкил итә, шуларның яртысы – сөренте җирләр (3,7 миллион гектар).
- Милекчеләр тарафыннан терлек асрау яки бөртеклеләр үстерү урынына уңдырышлы басуларны гравий чыгару карьерларына яки законсыз чүплекләргә әйләндерү очраклары теркәлә, - диде Андрей Назаров. - Авыл хуҗалыгын алып бару өчен яраклы җирләрнең максатка ярашбы кулланылуы мөһим.
Бу мәсьәләгә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та җентекләп тукталды.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская үз чыгышында Башкортстан Республикасында 73,2 мең гектар мәйданда җир һәм муниципаль милектә 240,4 мең гектар җир булуын билгеләп үтте. 2023 елның 1 гыйнварына республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир кишәрлекләрен арендалау буенча 6 958 килешү гамәлдә.
Бу хакта тулырак https://pravitelstvorb.ru/news/20061/ сайтында укырга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас