Фикер алышуда Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, авыл районнары башлыклары, шулай ук тармак бизнесы вәкилләре катнашты. Көн тәртибендә - терлекчелек хуҗалыклары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук АПКның сөтчелек юнәлешенә ярдәм итү чараларын үстерү мәсьәләләре.
Башкортстан Башлыгы үз чыгышында сөт секторының былтыргы төп эш нәтиҗәләренә йомгак ясады һәм якын киләчәккә төп бурычларны билгеләде.
- Терлекчелек - безнең авыл хуҗалыгының традицион көчле тармагы, ул төбәкнең барлык агропродукциясенең яртысыннан күбрәген бирә. Башкортстан тулаем терлекчелек продукциясе күләме буенча Русия төбәкләренең беренче бишлегенә керә, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Безнең хуҗалыкларда 850 мең баш сыер малы асрала, шул исәптән сыерлар - 360 мең баштан артык. Узган елда республика 1,6 млн. тоннага якын сөт җитештергән. Сөт савып алу һәм сыерлар саны буенча без илдә икенче урында.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, тармак үсешенең югары күрсәткечләре - терлекчелектә эре инвестпроектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе.
- 2018 елдан сөтчелек тармагында гомум күләме 12 млрд. сум булган 18 эре проект гамәлгә ашырылды. Бүген бу яңа предприятиеләр республикада товар сөтенең өчтән берен җитештерә, - диде Радий Хәбиров. - Узган елда “Северная Нива Башкирия” һәм “Уңыш” предприятиеләрендә индустриаль “сөт проектларын” төгәлләдек, алар ел саен 90 мең тоннага кадәр сөт бирәчәк.
Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов төбәктә сөт терлекчелеге өлкәсендәге проектларны үстерү өчен уңай шартлар булдыру турында сөйләде.
«ЭкоНива» компаниясе президенты Штефан Дюрр республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Радий Хәбировка ярдәм итүләре һәм барлык мәсьәләләр буенча конструктив диалог алып барулары өчен рәхмәт белдерде.
Сөт җитештерүчеләр берлеге генеральный директоры Артём Белов сөт җитештерү секторының Русиядә 10 ел элек актив үсеш алуы турында сөйләде. Бу вакыт эчендә сөт продукциясе җитештерү күләме һәм сыйфаты шактый арткан, ә импорт, киресенчә, кимегән.
Киңәшмә азагында Башкортстан Башлыгы барлык катнашучыларга продуктив диалог өчен рәхмәт белдерде һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен республика дәүләт бүләкләре тапшырды.
Фото: glavarb.ru