+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
7 февраль 2023, 09:33

Терлекчелеккә ярдәм күрсәтеләчәк

Федераль һәм төбәк бюджетларыннан бу максатларга акчалар күләме 2023 елда 165 миллион сум күләмендә каралган.

Терлекчелеккә ярдәм күрсәтеләчәкТерлекчелеккә ярдәм күрсәтеләчәк
Терлекчелеккә ярдәм күрсәтеләчәк

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә токымлы авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм кош-корт тотуга субсидияләр бирү өчен гаризалар һәм документлар кабул ителә башлый. Федераль һәм төбәк бюджетларыннан бу максатларга акчалар күләме 2023 елда 165 миллион сум күләмендә каралган. Субсидия ставкасы шартлы башка 3,5 мең сум тәшкил итәчәк.

- Бүген безгә терлекчелектә токымчылык эшен көчәйтергә кирәк, бу тармакны үстерүнең төп критерийларыннан берсе, бигрәк тә сөт терлекчелегендә. Төбәктә индустриаль сөтчелек фермалары санын арттырырга планлаштыруыбызны исәпкә алып, безгә югары продуктив терлекләрне яңадан җитештерүне арттырырга кирәк, - диде Башкортстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Башкортстанда 81 токымчылык оешмасы сакланып калган, шуларның 51е сөт терлекчелегендә эшчәнлек алып бара. Дәүләт ярдәме мондый хуҗалыкларны алга таба да үстерүгә ярдәм итәчәк.

Субсидия алуга документлар 2023 елның 7 февраленнән 17 февральгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: 450008, Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106, 409нчы бүлмә (9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, урындагы вакыт).

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас