

Бу башлангычны гамәлгә ашыру турында килешү 2022 елның декабрендә Уфада Халыкара бизнес атнасында төзелгән иде. 1,3 миллиард сумлык инвестиция проекты 40 яңа эш урыны ачарга мөмкинлек бирәчәк.
«Үзәк» МТСы филиалы директоры Рим Шәмсетдинов, узган елда мәйданчыкта барлык әзерлек эшләрен төгәлләдек, дип сөйләде. Быел мартта терлекчелек комплексына документлар дәүләт экспертизасы узачак, майда төзүчеләр яңа ферма корпусларын төзергә керешәчәк. Ул ике сыер абзарын, бозаулату бүлеген, саву-сөт блогын һәм ярдәмче биналарны үз эченә алачак.
Монтаж эшләрен 2025 елда тәмамларга планлаштыралар. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең җитештерү куәте - елына 11 мең тонна сөт. Эш башланганнан соң яңа комплекс «Үзәк» МТСының гамәлдәге фермасы белән күрше мәйданчыкта урнашкан 900 сыерны да берләштерәчәк.
Башкортстан Башлыгы аграрийларның планнарын хуплады.
- Без сөтчелек производствосын индустриальләштерү юлыннан планлы рәвештә барабыз. Күптән түгел без "ЭкоНива" холдингының бу юнәлештәге иң эре комплексларының берсен карадык. Заманча фермалар - нормаль хезмәтне оештыру, төгәл төзелгән технологик процесслар, чималны эшкәртүнең зур күләмнәре ул, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.