+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
16 февраль 2023, 11:25

«Росагролизинг» - авыл хуҗалыгын үстерүдә әйдәүче компания

Авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүче иң эре «Росагролизинг» дәүләт компаниясе быелгы чәчүгә иң күп техника сатып алган беренче ун төбәкнең исемлеген игълан итте. Башкортстан Республикасы рейтингның 4нче позициясендә урнашты.

«Росагролизинг» - авыл хуҗалыгын үстерүдә әйдәүче компания«Росагролизинг» - авыл хуҗалыгын үстерүдә әйдәүче компания
«Росагролизинг» - авыл хуҗалыгын үстерүдә әйдәүче компания

Алдагы чәчү эшләренә аграрийлар 2,7 миллиард сумлык 506 берәмлек төрле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган, бу узган хисап чорындагы күрсәткечләрдән ике мәртәбә артык, дип билгеләп үттеләр «Росагролизинг»ның матбугат хезмәтендә.

- Башкортстан "Росагролизинг"тан техника сатып алу буенча иң яхшы төбәкләр арасында беренче тапкыр гына түгел. Безнең аграрийлар компания программаларыннан актив файдалана, үткән елда алар лизингка 3,7 миллиард сумлык 650 берәмлек техника сатып алган иде, - диде Башкортстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Компаниянең ташламалы программалары - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техник паркын яңартуның яхшы коралы ул. Алар чәчү кампаниясе алдыннан минималь чыгымнар исәбенә техника һәм җайланмалар белән яхшы коралланырга мөмкинлек бирә.

Башкортстан аграрийлары АПКның техник паркын модернизацияләү республика программасы кысаларында тулысынча сатып алынганнан соң лизинг техникасына 50%ка кадәр чыгымнарны каплый ала. Шулай ук аванс түләвенә чыгымнар да субсидияләнергә тиеш.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас