Туган авылымда, урындагы хуҗалык банкротлыкка чыккач, өч ел элек эшли башладым, – ди Шөкшән авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Салават Зарипов. — Бу еллар эчендә берничә төрле мал үрчетүгә күп көч салдым. Бүген 30 баш ат, төрле токымлы 60 баш эре мөгезле терлек һәм меринос, иделбай һәм орлов токымлы сарыклар үрчетү белән шөгыльләнәм.
Кайбер фермерлар бер генә токымлы мал үрчетүгә өстенлек биргәндә, Салават, терлекчелекнең чын фанаты буларак, төрле маллар асрый. Әлегә ул безнең климат шартларына нинди токымлы малның чыдам, табышлы булуын күзәтә. Тора-бара шул токымлы малларны гына үрчетергә тели. Ә чынында аның хуҗалыгына барып кергәч, үзеңне зоопарктагы сыман хис итәсең. Чөнки абзар эчендә — герефордлар, ә тыштагы утарда — лимузин ит токымлы маллар, иң төпкелдәгесендә — атлар, дүртенче утарда сарык маллары асрала.
– Токымлы маллар үрчетү – минем хобби. Сарыкчылык тармагы буенча эш алып барганда да мул табышка ирешергә була. Ә төрле токымлы сарыклар исә зурлыгы һәм итенең тәме белән дә аерылып тора, – ди фермер.
Киләчәктә фермер ит җитештерү белән шөгыльләнергә исәп тота. Шуңа күрә әлегә малларның баш санын арттырып, кайсы ничегрәк үсүенә күзәтү үткәрә. Олы Шөкшәндә Салаватны авылның изге күңелле улы дип йөртәләр. Чөнки ул, күп кенә халык эшсез калган мәлдә туган авылына кайтып, фермер хуҗалыгы төзеп, авылдашлары өчен эш урыннары булдырган. Бигрәк тә язгы чәчү чорында механизаторлар күпләп эшкә чыга, ә кышларын алар ял итә.
Агроном белеме булмаса да, Салават басучылыкта да үзен сынап карый. Элекке колхоз кырларының күп өлешендә чүп үләне үсүенә хәйран кала һәм җиң сызганып эшкә алына. Ул хуҗалыкны җитәкли башлагач, күптән сөрелмичә ташландык хәлгә кергән басуларда трактор гөрелтеләре ишетелә башлый. Авыл янындагы иген басулары янә сап-сары тулы башаклары белән тирә-якка ямь бирә.
– Басучылыкта да мин эксперимент эшләргә булдым. Шуңа күрә төрле культуралар чәчәм. Былтыр карабодай да чәчеп карадым. Карабодай бик уңды, табышы мул булды. Киләчәктә күбрәк мәйданда чәчәргә дип уйлыйм. Көздән күп кенә гектарда ташландык җирләрне эшкәртеп, чәчүгә яңа мәйданнар да әзерләдек.
Әлегә 500 гектарга якын җир эшкәртә фермер. Эшчеләр дә тырыш, бурычларын яхшы башкара. Киләчәккә өметләре зур Зариповның. Яңа мал абзары төзергә ниятли.
Моннан тыш, игелекле гамәлләре дә шактый фермерның. Үз төбәген үстерү, матурлау, гореф-гадәтләрен саклауга да зур булышлык күрсәтә ул. Милли бәйрәмнәрне, Сабантуй үткәрүдән дә читтә калмый, иганәче буларак чыгыш ясый. Авылының киләчәге өчен янып яшәүче булдыклы шәхескә уңышлар юлдаш булсын!
Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.
Автор фотосы.