

"Рекордлы 150 миллион тонна ашлык җыйган аграрийларга зур рәхмәт. Ашлык экспортының гомум күләме 60 миллион тоннага җитәчәк - әле 15 ел элек кенә бу әкият булып тоелган иде", - дип хәбәр итте Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасы барышында.
"Узган ел Башкортстан аграрийлары өчен яңа җитештерү казанышлары һәм мөмкинлекләр елы булды. Безнең игенчеләр соңгы унъеллыкта рекордлы бөртекле һәм майлы культуралар уңышын җыйды, - дип аңлата Хөкүмәт вице-премьеры, республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Ашлык 5 миллион тоннадан артык суктырылды, майлы культуралар 560 мең тоннадан артык җыелды. Бу безнең аграрийларның компетенцияләре арту, яңа технологияләр куллану һәм техника паркын яңарту нәтиҗәсендә булды".
Вице-премьер сүзләренә караганда, үткән ел нәтиҗәләре буенча республиканың АПК тармагы продукциясен чит илләргә экспортлау 290 миллион доллардан артык булган, 400 мең тоннадан артып киткән. Өч елда күрсәткеч 2,5 тапкыр арткан. Башкортстан авыл хуҗалыгы продукциясен Иран, Төркия, Казахстан, Кытай, Үзбәкстан, Белоруссиягә һәм башка илләргә озата. Республикада экспортны үстерү дәвам итәчәк.
Фото: russia-made.ru