

Башкортстан Республикасы АПК предприятиеләре агросәнәгать комплексы продукциясен транспортлауга чыгымнарның 25 процентына кадәр компенсация алала, аны җибәрү 2022 елның икенче яртысында һәм агымдагы елның беренче яртысында гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 7 миллиард сум акча бүленгән. Әлеге ярдәм чарасы Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Русия экспорт үзәге» җәмгыяте белән берлектә гамәлгә ашырыла.
- АПК продукциясе экспортын алга таба да үстерәчәкбез. 2022 ел йомгаклары буенча республика агросәнәгать предприятиеләре чит илләргә 290 миллион доллардан артык күләмдә 400 мең тоннадан артык төрле продукция озатты. Өч ел эчендә бу күрсәткеч 2,5 тапкыр артты, - диде республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Продукцияне транспортлауга субсидияләр республика предприятиеләре өчен яхшы этәргеч булды.
Субсидияләргә гаризалар кабул итү 2023 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
- Безнең предприятиеләр товарны транспортлауга чыгымнарны компенсацияләү өчен субсидияләрдән актив файдалана. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итүнең федераль чаралары предприятиеләргә җитештерүне киңәйтергә яисә модернизацияләүгә һәм үз продукциясенең көнләшлек сәләтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, аларга экспорт күләмнәрен үстерергә һәм поставкалар географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Заявкалар "Мой экспорт" санлы платформасында кабул ителә. Гаризаны экспортер җибәргәннән соң, сервис, ярдәм чараларын алу өчен максатлар һәм шартларның үтәлүен раслау өчен, хакимият органнарының мәгълүмати системасы аша автомат рәвештә профильле ведомстволарга сорау җибәрә. Экспортерның мәгълүматларын тикшергәннән соң, Үзәк оешманың раслаучы документларына экспертиза үткәрә, дәүләт ярдәмен күрсәтү турында бәяләмә формалаштыра һәм аны Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына ахыргы карарны кабул итү өчен җибәрә.