-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 март 2023, 09:44

Клонлаштырылган сыер бозаулаган

Л. К. Эрнст исемендәге Бөтенрусия терлекчелек институтының федераль тикшеренү үзәге галимнәре элегрәк клонлаштырылган сыердан беренче тапкыр бозау алды.

Клонлаштырылган сыер бозаулаган
Клонлаштырылган сыер бозаулаган

2020 елда галимнәр беренче тапкыр сыер клонлаштырган иде һәм аңа “Цветочек” кушаматы бирделәр. Узган елның 30 декабрендә дөньяга килгән бозауның авырлыгы 40 килограмм. Яшь үрчемнең декабрьдә тууын исәпкә алып, аңа “Декабристка” кушаматы биргәннәр. Әлеге вакытта яшь “ана” да, аның бәләкәче дә ветеринар белгечләрнең көндәлек күзәтүе астында.
– Клонлаштырылган терлекләр булдыруда геннарны тирәнтен өйрәнүче галимнәр зур ачыш ясады һәм бу яңалык якын киләчәктә терлекчелектә продуктлылыкны арттыруга зур этәргеч бирәчәк. Клонлаштырылган сыердан алынган беренче бозау яңа технология үсешендә мөһим адым булды, – ди федераль аграр министрлык белгечләре.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: