+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 март 2023, 09:40

Русия экспорты коткарачак

Русия аграр экспортының 81 проценты безнең белән дуслык элемтәләре дәвам иткән илләргә туры килә. Бу турыда федераль министрлык каршындагы Авыл хуҗалыгын үстерү үзәге белешмәсендә хәбәр ителә.

Русия экспорты коткарачак
Русия экспорты коткарачак

Мондый дәүләтләр исемлегендә Азия, Африка һәм Фарсы култыгы илләре дә бар. Көнбатыш илләренең санкцияләре Русиягә хезмәттәшлекне үстерүдә яңа сәүдә базарлары табарга этәргеч бирде. Әйткәндәй, “АПК продукциясе экспорты” гомумдәүләт проекты кысаларында, 2017 елдан алып, экспорт күләме акча белән исәпләгәндә ике тапкыр, ягъни 40 миллиард долларга кадәр артты. Узган елда, аграр ведомство белешмәсенә караганда, әлеге күрсәткеч 37,1 миллиард доллар тәшкил итте.
Бер үк вакытта илнең авыл хуҗалыгындагы технологик үзгәрешләр сыйфатны яхшырту белән бергә, яңа төр продукцияләр җитештерүгә дә юл ачты. Кытай белән хезмәттәшлек ныгый. Бу ил башлыгының Русия җитештерүчеләре тәкъдим иткән туңдырмадан авыз итүе һәм продукциягә яхшы бәя бирүе дә – шуның бер мисалы. Әйтергә кирәк, соңгы ике елда Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге, сәүдә базарында якынаюы ике ил җитештерүчеләренә дә яңа мөмкинлекләр бирде.
“Агроэкспорт”ның тармакны үстерү идарәсе башлыгы Виталий Нагайкин билгеләвенчә, илебездә аграр экспорт үсешенә ярдәм итү системасы сәүдәнең барлык этапларында – җитештерүдән алып, аны дөнья базарында тәкъдим иткәнче булган эшчәнлектә чагыла. Соңгы елларда дәүләт тарафыннан күрелгән чаралар җитештерүне дә, экспорт мөмкинлекләрен дә бердәй үстерергә булышлык итә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: