+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 март 2023, 14:37

Авылда яшәү күпкә рәхәт!

Торак өчен үз субсидияләрен булдырганнар.

Авылда яшәү күпкә рәхәт!
Авылда яшәү күпкә рәхәт!

Югары хезмәт хакы, торак белән тәэмин итү, уңайлы хезмәт шартлары тудыру, үз хезмәткәрләренең мөһим проблемаларын хәл итү - Сергей һәм Евгений Старцев күзлегеннән караганда һәм социаль җаваплы агробизнес нәкъ менә шундый булырга тиеш.

Өч ел элек Урал фермерлары торакка мохтаҗ белгечләргә ярдәм итү программасын эшләтеп җибәрделәр.

- Без моңа ничек килдек? Хуҗалыкларның берсенең тәҗрибәсен өйрәндек. Авылда уңган эшчене ничек калдырырга? Иң мөһим рычагларның берсе - уңайлы яхшы йорт белән тәэмин итү. Шунда ул алга таба үсәргә, авылда үз тормышын төзергә тырышачак. Мондый исәп белән без үзебез өчен фермер программасының төп нигезләмәләрен билгеләдек: беренчедән, белгеч бездә кимендә өч ел хезмәт итәргә тиеш, аннары ул ала торган 300 мең сум акчаны тагын өч ел дәвамында эшләргә тиеш.

Аннары аның хуҗалыкка карата йөкләмәләре килешү буенча тәмамлана. Сумма андый ук зур түгел, әмма икенчел торакка авылда бәяләр дә - шул ук район үзәгендәгегә караганда азрак. Бу акчалар белгечнең үз кереме, шул ук Ана капиталы, мәсәлән, хезмәткәргә бездә уңайлыклары булган яхшы торак алырга мөмкинлек бирә. 300 меңгә дә яхшы гына йорт сатып алырга мөмкин. Тәүдә 2020 елда без хезмәткәргә акча түләргә генә теләдек, әмма ул вакытта без 300 мең сумга фатир сатып алдык. Әйе, бу егет чиратта беренче дә түгел иде, ләкин башкаларга караганда ул ныграк мохтаҗ иде, шуңа күрә безнең субсидияне беренче алучы булды. Хәзер ул инде фатирны милеккә рәсмиләштергән. 2021 елда субсидияне тагын бер яшь гаилә алды. 2022 елда без берьюлы ике хезмәткәргә түләүләр ясадык.Аларның берсе лаеклы рәвештә шушы еллар дәвамында эшләде, ә икенчесе - эретеп ябыштыручыга , без тагын ярдәм итәргә булдык.

Илмир Сәфәралин - 2021 елда субсидия алган авыл хуҗалыгы предприятиесе белгече.

- Без торакны арендага алдык, мин хуҗалыкта эшләдем. Өч бала туды, хатын декрет ялында... Сергей Сергеевич һәм Евгений Сергеевич ярдәм итте, без әле Ана капиталы акчасын да өстәп, йорт сатып алдык. Җитәкчеләребезгә рәхмәт әйтәсебез килә, алар безгә уңайлыклары булган өй табып бирделәр.

Илмир Ринат улы фермер хуҗалыгында машина йөртүче булып эшли. Аның ышанычлы кулларына МАЗ, КамАЗ ышанып тапшырылган. Авыл хуҗалыгы сезоны вакытында ул орлыклар утыртуга, кырлардан печән, салам чыгаруга җәлеп ителә, ә көзен - бөртекле һәм техник культуралар уңышын җыя.

- Армия хезмәтеннән соң мин Магнитогорскига эшкә киттем, ММКка урнаштым. Өйләндем, ике балабыз туды. Авылга кайттым, чөнки Сергей Сергеевич торак белән ярдәм итәргә вәгъдә итте. Фермер вәгъдәсендә торды. Хезмәт хакы яхшы. Авылда бүген шәһәргә караганда да яхшырак.

Таңчулпан Юмагуҗина.

Фото: abzelil.com

Мәгълүмат abzelil.com сайтыннан алынды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: