Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда аграрийлар өчен дәүләт ярдәме чараларының киң исемлеге гамәлдә. Бу елда акчаларның шактый күләме авыл хуҗалыгы техникасы, минераль ашламалар сатып алуга субсидияләр түләүгә, иген культураларын үстерүгә һәм сатуга чыгымнарны компенсацияләүгә юнәлтеләчәк.
- Бюджетка йөкләнеш артуга карамастан, республика агымдагы елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күләмен арттыра. Шул ук вакытта ярдәмнең барлык төп юнәлешләре сакланган. Төбәк җитәкчелеге тарафыннан мондый ярдәм чаралары гамәлгә ашырылуы нәтиҗәсендә аграрийларыбыз техника, токымлы терлек, орлыклар һәм ашламалар сатып алуны дәвам итәл. Бу - тармакны үстерү, авыл хуҗалыгы җитештерүенең тиешле дәрәҗәдә рентабельлелеген саклап калу һәм, әлбәттә, язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру өчен мөһим, - дип билгеләде Илшат Фазрахманов.
Фото: pravitelstvorb.ru