- Төбәкнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эш планнары нигезендә язгы кыр эшләрендә туфракны чәчүгә әзерләүдә 11 меңгә якын трактор һәм авыл хуҗалыгы культураларын чәчүдә 5,2 мең агрегат катнашачак, - диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Ул билгеләп үткәнчә, үткән елда Башкортстан аграрийлары 12,8 миллиард сумга 3,2 меңнән артык берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. АПКның техник паркын яңартуның мондый темпларына төбәк программасы ярдәм итте, аның кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә чыгымнарның 50 процентына кадәр субсидия бирәләр.
Әйтергә кирәк, быелгы чәчү эшләренә әзерләнү кысаларында аграрийлар тракторлар чылбырларын, тырмаларны һәм кәтүкләрне ремонтлауны төгәлләде инде. Тиздән туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары да әзер булачак, эшләр 95 процентка башкарылган.