+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 март 2023, 16:24

Аграрийлар 247 миллиард сумлык товар җитештерде

Узган елда бу җәһәттән үсеш 28 процент тәшкил итте.

Аграрийлар 247 миллиард сумлык товар җитештерде
Аграрийлар 247 миллиард сумлык товар җитештерде

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Агросәнәгать форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, авыл халкының өлеше 38 проценттан артып киткән Башкортстан өчен, бу 1,5 миллион кешедән артык, авыл хуҗалыгының тотрыклы үсеше мөһим. Гомумән алганда, безнең нәтиҗәләр яхшы.

- Узган ел республика аграрийлары, 28 процент үсеш белән, 247 миллиард сумлык продукция җитештерде. Тармакка капитал салу 17 миллиард сумнан артып китте, үсеш темпы 21 процент тәшкил итте. 2017 елдан агросәнәгать экспорты бездә сигез тапкыр артты (37дән 300 миллион долларга якын). Экспортерлар саны биш тапкыр артты. Экспорт структурасы сизелерлек үзгәрде. Әгәр дә элек без, нигездә, чимал китерсәк, хәзер - күбесенчә эшкәртелгән продукция, - дип ассызыклады Премьер-министр.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгын алга таба үстерү өчен перспективалы юнәлешләрне ачыкларга кирәк.

Авыл хуҗалыгы үсешенең иң мөһим тренды - җир ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру. Русиядә 1990 елдан авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең мәйданы - 40 процентка, ә чәчүлекләр мәйданы 12 процентка кимеде. Бу тенденцияләр безнең республика өчен дә хас.

Икенче тренд - АПКга кадрлар җәлеп итү һәм аларның квалификациясен күтәрү. Соңгы өч елда республика бу проблема белән актив шөгыльләнә. Юнәлешләрнең берсе - "Алтын көз" халыкара күргәзмәсендә Русиядә иң яхшыларның берсе дип табылган "агросыйныфлар" булдыру буенча уникаль проект. Республиканың авыл мәктәпләрендә инде 70 агрокласс һәм укыту өчен 12 җитештерү мәйданчыгы булдырылган, бу тәҗрибә киңәя барачак.

Тагын бер тренд - агросәнәгать комплексын санлаштыру һәм автоматлаштыру.

- Бездә эре һәм урта агропредприятиеләрнең 70 процентка якыны санлы технологияләр куллана. Мәсәлән, производство белән дистанцион идарә итү системалары - алар чәчүлекләрнең торышын күзәтеп торырга һәм ашламалар куллануны төзәтергә ярдәм итә. Монда пилотсыз очу аппаратларын киңрәк куллану да мөһим. Башкортстан - пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча эксперименталь хокукый режим билгеләү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе. Аларны файдалануның иң перспективалы юнәлешләреннән берсе - агрохимик һәм башка күп эшләр өлешендә авыл хуҗалыгы, - диде Министрлар кабинеты башлыгы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: