+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 март 2023, 11:28

«Агростартап» грантына кем лаек булыр?

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Агростартап» грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.

«Агростартап» грантына кем лаек булыр?
«Агростартап» грантына кем лаек булыр?

2023 елда яңа гына эшли башлаган авыл эшкуарлары арасында иң популяр программаларның берсе буенча дәүләт ярдәме сөт һәм ит терлекчелегендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен 5 миллион сумнан 7 миллион сумга кадәр, һәм башка авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча 3 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр артты. Агымдагы елда программаны гамәлгә ашыруга 98 миллион сум юнәлтү планлаштырыла.

- Дәүләт ярдәменең базарда кирәкле продукция җитештерә алырлык ныклы хуҗалыклар оештыруга һәм үсешенә ярдәм итүе мөһим. Шуңа күрә конкурста катнашучыларны «Агростартап» грантына җиңел булмаган имтихан көтә. Дәүләт ярдәмен иң әзерлекле һәм перспектив проектлар белән дәгъвачылар гына алала, - дип хәбәр итте республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Фермерлар бүген төбәктә тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 18 процентын җитештерәләр, без бу секторда күрсәткечләрнең алга таба артуына өметләнәбез.

Конкурста катнашуга гаризалар 2023 елның 3-17 апрелендә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: 450008, Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106, ял көннәреннән тыш. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-05-26, 218-05-29.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: