-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 март 2023, 09:28

Сарыкны кем “ашаган”?

Республикада сарыкчылык юнәлешен үстерүгә нәрсә комачаулый?

Сарыкны кем “ашаган”?
Сарыкны кем “ашаган”?

Узган гасырның туксанынчы елларында илдә мал саны аңа кадәр булганнан ике тапкырга якын кимеде. Әлеге тармакны тергезү өчен тоемлы дәүләт ярдәме белән беррәттән, җитештерү, сәүдә мөмкинлекләрен дә үстерү кирәк иде. Аграр сәясәтне Азык-төлек доктринасы кысаларында алып бару соңгы елларда әлеге юнәлештә зур сикереш ясарга этәргеч бирде. Телгә алынган документ кысаларында, мәсәлән, узган ел русиялеләрне үзебездә җитештерелгән ит белән тәэмин итү дәрәҗәсен 85 процентка җиткерү бурычы куелса, ел йомгаклары буенча күрсәткеч 97 процент тәшкил итте. Илдә барлык категориядәге хуҗалыклар тарафыннан 200 мең тоннадан артыграк ит җитеш­терелде. Еллык үсеш 4-5 процентка күбрәк булды.
Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, тармактагы үсештә дуңгыз һәм кош ите җитештерүчеләрнең өлеше зуррак. Узган елгы мәгълүматлар буенча, илдә яшәүче һәр кеше елына 77 килограмм ит һәм ит продуктлары кулланган. Шуның 31 килограммы тавык итенә туры килсә, 28 килограммы – дуңгыз ите, 13 килограммы сыер малы ите һәм 3 килограммын күркә ите алып тора. Шул исәптән 0,5 килограммы башка категорияләргә карый. Әйткәндәй, әлеге еллык күләмнең 1,5 килограммы – сарык ите өлеше.
Алдагы елларда илдә сарык ите җитештерүне арттыру юнәлешендә җитди бурычлар билгеләнде. Федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2035 елга илдә сарык ите җитеш­терүне әлеге дәрәҗәдән өч тапкыр арттыру максатын куйды. Моның өчен илдә тармакны тоташ индустриаль­ләштерү, ит җитештерүне арттыручы дәртләндерү чараларын билгеләү һәм сәүдә базарында сарык итенә сорауны үстерү таләп ителәчәк. Гомумән, перспектив бурычлар арасында хәләл ит продукциясе җитештерү һәм аны экспортка чыгару мөмкинлекләре дә игътибар үзәгендә булачак.
Илдә сарыкчылык тармагын үстерү өчен алшартлар бармы? Кайчандыр сарык ите белән сәүдә базарында үз урыны булган Башкортстан хуҗалыклары элекке данын кайтара алырмы һәм әлеге максатка ирешү өчен республикада нинди чаралар билгеләнә?

СССР вакытында илдә сарык әлегедән байтакка күбрәк асрала иде. Ләкин алар нигездә йон өчен үстерелде. Хәтта, 1930 еллардагы кабул ителгән тармакны үстерү доктринасына ярашлы, безнең илдә йон җитештерү буенча дөньяда беренче урында торган Австралияне дә узып китү бурычы куелган булган. Шунлыктан, илдәге аграр хуҗалык­ларда асралган төп 44 токым арасында ит юнәлешендәгеләре бөтенләй булмавы гаҗәп түгел.
Австралияне ни дәрәҗәдә узганбыздыр, бу турыда төгәл мәгълүмат табылмады. Шулай да, соңгы унъеллыкларда Русия үрчетү өчен Голландия, Финляндия һәм Австралиядән байтак сарык сатып алды. Ләкин, токымчылыкка махсуслашкан аграр предприятиеләр сарыкны ит өчен түгел, ә күбрәк ит-йон өчен үстерә башлады. Ихтимал, хәлнең бо­лай килеп чыгуына эчке сәүдә базарындагы сорау да һәм шәхси хуҗалыкларда асралган сарык санының кимүе дә йогынты ясагандыр.
– Якын киләчәктә сарык итенең моңа кадәр ит сәүдә базарында дүртенче урында торган күркә продукциясе белән көндәшлек итә алу мөмкинлекләре үсә, – ди “Россельхозбанк”ның икътисади тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Андрей Дальнов. – Илнең аерым төбәкләрендә сарыкчылык тармагы гына түгел, ә аны эшкәртүче һәм продукция җитештерүче предприятиеләр саны арту да күзәтелә. Тәгаен ит өчен үстерелгән токымга өстенлек бирелә. Әлбәттә, әлегә кадәр сарык ите сатылу логистикага гына түгел, ә аны тиешле сәүдә стандартлары таләбенә туры китереп сата алмауга да бәйле иде. Хәзер аның үзенчә­лекле исен бетереп, яңа сәүдә маркасы белән тәкъдим итәләр. Безнең исәпләүләр буенча, әлеге үзгәрешләр илдә һәр кешегә еллык сарык ите куллануны 3 килограммга җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Илдә сарык ите нигездә базарда сатылды. 1990-2000 елларда шәхси малтабарлыкның үсеш алуы әлеге продукцияне зур булмаган шәхси кибетләрдә һәм сәүдә нокталарында сата башлауга юл ачты. Хәзерге сәүдә мөнә­сәбәт­ләре әлеге вак терлек үстерүче фермерлар саны артуга этәргеч бирде.
Сарыклар, башка төр мал белән чагыштырганда, шәхси хуҗалыкларда күбрәк асрала. Шул ук вакытта, авылда вак терлек саны кими бара. Экспертлар фикеренчә, Русиягә чит илдән мигрантларның күбрәк килүе сарыкчылыкны үстерүгә булышлык итәчәк. Илебезгә Урта Азия илләреннән, Азәрбайҗаннан вакытлыча эшкә килүче яисә гражданлык алучы мөселманнарның күбәюе дә сарык итенә сорауны арттыра икән.
Аграр аналитиклар фикеренчә, күрелгән чараларның һәммәсе дә 2035 елга кадәр еллык сарык ите җитештерүне әлеге 200 мең тоннадан 600 мең тоннага кадәр җиткерергә ярдәм итәчәк. Шушы вакытка, илдә яшәүче һәр кешегә елы­на 3,7 килограмм сарык ите туры киләчәк, ягъни, тулай “ит кәрзине”ндә ул кимендә 5 процентны алачак.
Башкортстан совет чорында әлеге тармактагы җитештерү күләме буенча илнең сарыкчылыкка махсуслашкан төбәкләреннән азга гына калыша иде. Дагстан, Калмык Республикасы, Ставрополь крае һәм Әстерхан өлкәсе, Карачай-Черкес Республикасы белән, билгеле, Башкортстан ярыша алмый. Шулай да, федераль авыл хуҗалыгы белешмәсенә караганда, Башкортстан бу яклап “иң яхшы” ун төбәк рейтингында тора. Шушы ук чыганак мәгълүматларына караганда, соңгы елларда илдә сарык­ларның 47,3 проценты шәхси хуҗалыкларга туры килсә, узган берничә елда исә терлек­челекнең бу тармагында коммерция белән бәйле пред­приятиеләр игътибарының арта баруы күзәтелә.

Белешмә. 2021 елдагы статистика буенча, илдә сарыкчылыкка махсуслашкан 184 токымчылык предприятиесе бар, шуның 58е – токымчылык заводлары. 1935-39 елларда дөньяда 740 миллион баш сарык асралган булса, 1970 еллар уртасында бу сан 1,1 миллиардка якынлаша.

Республикада традицион тармак буларак сарыкчылык 1990 елларда үзенең әһәмиятен югалта башлаган иде. Соңгы елларда Хөкүмәтнең әлеге юнәлешне үстерү мәсьә­ләләренә игътибар бирүе эзсез калмады.
– Караидел, Борай һәм Нуриман районнарында сарык­чылыкның аграр җитештерүдәге роле елдан-ел яхшыра. Ә иң күп терлек кайда асрала, дигән сорау куйганда Зианчура, Әбҗәлил һәм Баймак районнарын билгеләргә кирәк. Биредә аны аграр хуҗалыклар күбрәк үстерә. 2021 ел йомгаклары буенча, мәсәлән, беренче урында — 58,3 мең сарык асралган Зианчура районы. Телгә алынган районнар — икенче һәм өченче баскычта. Биредә терлекләр шул ук тәртиптә 30 меңгә якын һәм 26,7 мең баш тәшкил итә, – ди республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының баш белгеч-эксперты Азат Хөсәенов.
Сарыкчылык тармагының табышсызга әвере­лүенә байтак сәбәпләр йогынты ясады. Рәсми чыганакларга караганда, 2013 елда Русиядә сарык һәм кәҗәләр саны (аның тәүгесе гомум исәптә 65-67 процентны били) 889 меңгә җиткән булса, 2021 елда ул 642 меңгә кала. Федераль аграр министрлык экспертлары тикшеренүләренә караганда, 2009-21 елларда илдә әлеге вак терлек саны 30 процентка кими.
– Республикада да сарыклар саны 2016 елдан кими башлаган иде һәм узган ел хәлне бераз тотрыкландыруга ирештек, – ди Азат Фәхретдин улы. – Артка тәгәрәүгә крестьян хуҗалыкларында сарыклар саны азаю сәбәпче булды. Гомумән, узган ел республикада 18 мең тоннадан күбрәк сарык ите җитештерелде. Гомум исәптә аның өлеше азрак, әлбәттә. Ләкин, алдагы берничә елда бу күрсәткечләр үзгәрәчәк, дип уйлыйбыз.
– Шәхси хуҗалыкларда сарык саны кимүгә нәрсә сәбәпче, дип уйлыйсыз?
– Аны бит ит өчен генә асрамый иде элек халык. Ти­ре­се дә, йоны да керемле иде. Хәзер аларның икесен дә җый­мыйлар. Утильләштерү, аны кайдадыр илтеп сатуга караганда, арзангарак төшә. Күрәсең, хәзерге икътисади шартларда йонны да, терлек тиресен дә импорт аша алу отышлырак була торгандыр. Әмма бу хәл дә вакытлыча булыр, дип уйлыйм. Ишетеп белүемчә, илдә йон һәм терлек тиресе эшкәртүче яңа предприятиеләр аякка басачак. Шуны да ассызыкларга телим: республикада терлекчелекнең әлеге юнәлешен үстерүгә дә дәүләт ярдәме бар. 2021 елда “Гаилә фермасы” программасы буен­ча бер грант бирелгән иде. Узган ел күренмәде. Баш­кортстанда дәүләт ярдәме белән беррәттән, табигый мөмкинлекләр дә уңайлы. Федераль дәрәҗәдәге ярдәм, кызганычка каршы, 2020 елдан башлап тукталды. Аңа кадәр һәр баш сарыкка 500әр сум исәбеннән дәүләт субсидиясе бүленә иде.
Башкортстанда фермерлар һәм шәхси малтабарлар токымлы мал, шул исәптән, сарык та үрчетә алачак. Уз­ган ел­ның җәендә республика парламенты “Токымчылык терлекчелеге турында”гы законга шундый өстәмәләр кертте.
– Әлеге документ республикада токымлы малларны күб­рәк үрчетергә һәм әлеге эшчәнлек белән шөгыль­лә­нүчеләргә төрле административ каршылыкларны җиңәргә булышлык итәчәк, – дип үз фикерен белдерде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Аңа кадәр бу эш белән бары тик юридик берәмлекләр генә шөгыльләнә ала иде, хәзер фермерлар һәм малтабарлар да мондый мөмкинлеккә ия булачак. Шулай ук, алар да законда каралган дәүләт ярдәменә өмет итә алачак.

Белешмә. Республика авыл хуҗалыгы министр­лы­гының бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов сүзләренә караганда, токымлы яшь мал (шул исәптән сарык) сатып алучыларга федераль һәм республика казнасыннан субсидияләр бирелә. Һәр баш сыер малына аның күләме – 60 мең, атларга – 20 мең һәм сарыкларга 5әр мең сум исәбеннән билгеләнә.

Республикада сарыкчылык тармагы эшчәнлеге, биредәге алдынгы тәҗрибә белән якыннан танышу мөмкинлеге булган аграр хуҗалыклар да аз түгел. Зианчура районының “Маяк” җәм­гыятендә, мәсәлән, 9 меңнән күбрәк сарык асрала. Төрдәш предприятиеләр белән хезмәттәшлек тә уңышлы. Узган ел Дагстанга йон тапшырудан байтак керем алганнар. Кулланучылар аның килограммын 10 сум белән кабул иткән. Республикада да йонны килограммын 15-20 сум белән җыючылар күренгәли башлады. Борай районында “Золотое руно” җәмгыятенең дә башкаларга күрсәтердәй уңышлары бар. Биредә сарыкларның “Романовское” токымлысы асрала. Фермада вак терлекләр саны 4 мең баштан арта.
Сарыкчылык тармагының үсеше, күренүенчә, ит җитеш­терүгә һәм аны куллануга гына бәйле түгел. Вак терлекнең тиресен һәм йонын эшкәртү мөмкинлегенең чикле булуы әлегә амбициоз бурычларны үтәргә “аяк чала”. Экспертлар фикеренчә, бу проблемаларны хәл итәргә аграр предприя­тиеләрнең кооперациягә керүе һәм илнең берничә төбәгендә куәтле эшкәртүче предприятиеләр оештырылуы тизрәк ярдәм итәр иде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: