+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 март 2023, 19:18

Авыл хуҗалыгының киләчәге нинди?

Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин Идел буе федераль округы төбәкләрендә агросәнәгать комплексын үстерү һәм алда торган чәчү кампаниясенә әзерләнү буенча округ киңәшмәсе үткәрделәр. Анда төбәк тармак министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук АПКның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Авыл хуҗалыгының киләчәге нинди?
Авыл хуҗалыгының киләчәге нинди?

Төбәк җитәкчесе үз чыгышында Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына тармакка ярдәм итүнең нәтиҗәле программалары һәм республика башлангычларына ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.

- Авыл кешеләре исеменнән министрлык командасына һәм шәхсән министр Дмитрий Николаевич Патрушевка агросәнәгать комплексына күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Дәүләт программалары алга таба да эшләячәк, аларда актив катнашырга әзербез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Тармак яхшы темплар белән үсә. Узган ел безнең өчен күп күрсәткечләр буенча рекордлы булды. Төбәктә яхшы уңыш җыеп алынды. Бу - уңай һава шартлары һәм без АПКны модернизацияләү өчен алган ярдәмнең нәтиҗәсе.

Республика Башлыгы авыл хуҗалыгының продуктлылыгын арттыру буенча агросәнәгать сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләде.

Тагын бер юнәлеш - АПКның экспорт потенциалын үстерү. Аерым алганда, Иранга визиты вакытында Башкортстан делегациясе авыл хуҗалыгы министры Җәвад Садати-Нежад белән азык-төлек экспортлау мөмкинлеге турында фикер алышты.

Чыгышының ахырында төбәк Башлыгы киңәшмәдә катнашучыларга - продуктив диалог, ә Идел буе федераль округы төбәкләре аграрийларына чәчү кампаниясен уңышлы үткәрүне теләде.

Катнашучылар АПКны үткән елда үстерү йомгаклары, Идел буе федераль округы төбәкләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге турында фикер алышты. Көн тәртибендә - чәчү мәйданнарын киңәйтү, минераль ашламалар кертү күләмнәрен арттыру һәм башка актуаль бурычлар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: